Елгабаш комплекслы яңача эшли
Терлекчелек тармагында кышлату барышы белән танышу максатында “Август-Мөслим” агрофирмасының Елгабаш терлекчелек комплексына юл алдык. Комплекс эшчәнлеге белән комплекс җитәкчесе Ленар Абдуллин таныштырды.
Бүген “Август-Мөслим” җәмгыятенең Елгабаш комплексында 2200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 800е – савым сыерлар. – Терлекләр көн дәвамында ике тапкыр ашатыла. Ай саен һәр төркем терлек өчен аерым рацион төзелә, – ди Ленар Абдуллин. – Савым сыерларга азык сөтнең күләменә карап бирелә. Һәр сыерга исәпләнгән 6 кг исәбеннән фураж, 2,5 кг жмых, 900 г тере аксым, патока, сенаж, силос, печән, салам, тоз, сода, акбур – барысы бергә АКМ-9 миксерында болгатып таратыла. Базларга салынган сенаж һәм силос кебек сусыл азыкларның сыйфаты Актаныш районы лабораториясендә тикшертелгән. Рацион әлеге лаборатория анализларына карап төзелә. Бүген комплекста унике савымчы эшли. Аларның һәрберсенә 56 сыер беркетелгән. Терлекләр һәр көнне иртәнге савымнан соң саф һавага чыгарыла һәм кичке савымга кадәр утарда йөри. Без барганда да маллар көндезге прогулкада иде. Утарларда су, тоз, печән, салам бар. Малларның алларына азык җитәрлек таратылган. Агрофирманың ясалма орлыкландыру технигы Марат Вахитов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта комплекста сөт җитештерү күләме күзгә күренеп арта.
– Моның сәбәбе таналарның бозаулый башлавында. Бүгенге көнгә 700 баш тана каплатылды. Терлекләрне каплату Европа технологиясе нигезендә алып барыла. Әлеге таналарның 250се бозаулады инде. Таналарның күп продукция бирә торганнарын “Селекс” программасы буенча компьютерга кертәбез. Сөтле таналардан туган бикәч бозауларны аерым тәрбиягә куябыз. Шул рәвешле савым сыерлары көтүен яхшы нәселле таналар белән тулыландыру эшен алып бару нәтиҗәсендә продукция алу бермәбер артачак. Орлыкларны Татарстан Республикасының “Элита” баш нәсел эше предприятиесеннән һәм Краснодар өлкәсеннән алабыз. Комплекста маллар ясалма юл белән генә орлыкландырыла. Ясалма орлыкландыру, бердән, төрле вируслар һәм авырулар йогуга киртә булса, икенчедән, лейкоз авыруы таралуына чик куя. Бүген әлеге төр авыру йоктыручы терлекләр саны кими бара, – ди Марат Вахитов. Елгабаш комплексы буенча ел башыннан барлыгы 1183 бозау алынган, 100 сыерга 88 бозау туры килә. Киләчәктә һәр сыердан уртача 20-30 кг күләмендә сөт савып алуны, үрчем алуны тагын да арттыру планлаштырыла. Комплекста бозаулар салкын ысул белән үстерелә. Тугач та бозауларны
киптерү өчен махсус кабинага урнаштыралар. Кипшенгәннән соң – торак эчендәге махсус урынга, берничә көннән соң бозаулар өчен ясалган махсус торакка чыгаралар. Биредә алар аерым читлекләрдә 2 айга кадәр тәрбияләнә. Бозаулар торагында саф һава, кояш нуры һәм яктылык җитәрлек. Белгечләр фикеренчә, салкын ысул белән үстерелгән бозауларның төрле авыруларга каршы торучанлыгы бина эчендәгеләренә караганда 9-11 процентка югарырак. Салкында үскән бозаулар чыныккан һәм нык булуы белән дә аерылып тора. Чиста, коры урыннарда яткан яшь малларның сау-сәламәт булулары кыяфәтләреннән үк күренеп тора. Комплекста савым “Делаваль” системасы ярдәмендә башкарыла. Сөт, -4 градуска кадәр суытылып, дәүләткә озатыла. Бүген комплекста һәр сыердан уртача 14,1 литр сөт савып алалар. Көн саен 10ар тонна сөт реализациялиләр. 2021 елда “Август-Мөслим” агрофирмасында роботлаштырылган товарлыклы-сөтчелек комплексы сафка басачак. Бу, агрофирмада гына түгел, район буенча терлекчелек тармагында тотрыклы үсеш тенденциясе барлыкка китерер, дип уйлыйбыз.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев