Электрон мактау тактасы Татарстанда эшли башлады
Әлеге мактау тактасында Мөслим районыннан 70 кеше турында магълүмат урын алган
Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Проект Татарстан халкының һөнәри казанышларын билгеләп үтәргә, һөнәри үсешкә омтылуны хупларга һәм хезмәтне тану культурасын формалаштырырга тиеш. Оештыручылар Электрон мактау тактасы белгечләрнең республика үсешенә керткән өлешләрен күрсәтергә һәм эшче һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамны арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Кандидатларны башкарма комитетлар белән килешү буенча хезмәт коллективлары тәкъдим итте. Төп таләпләр булып кимендә өч ел эш стажы, дисциплинар җәзалар булмау һәм югары һөнәри нәтиҗәләр тора.
Әлеге мактау тактасында Мөслим районыннан 70 кеше турында магълүмат урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев