Электрон хезмәт кенәгәсе
Хезмәт эшчәнлекләрен 2021 елда башлаучыларга электрон хезмәт кенәгәләре ачыла.
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте белдерүенчә, россиялеләр өчен электрон хезмәт кенәгәләрен рәсмиләштерү 2020нче елның 1 гыйнварыннан башланды. Эшләүче барлык гражданнар өчен дә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кешенең ризалыгы белән башкарыла. 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучыларның хезмәт турындагы мәгълүматлары бары тик электрон форматта гына алып барылачак.
Кәгазь хезмәт кенәгәләрен саклау турында гариза бирүчеләрнең шул хезмәт кенәгәсе саклана һәм электрон хезмәт кенәгәсе дә тутырылып барачак. Мондый затлар хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны электрон рәвештә дә алырга хокуклы. Моның өчен гариза тапшыру да җитә. Әгәр кеше хезмәт кенәгәсенең кайсы төрен сайлау турында гариза язмаса, аның кәгазь форматтагы кенәгәсе кала. Электрон форматны сайлаучылар исә кәгазь форматка кире кайта алмый. Кәгазь хезмәт кенәгәсе, элеккеге стажны раслау өчен рәсми документ буларак өйдә саклау өчен, аларның кулына тапшырылачак.
2020нче елның 31 декабренә кадәр гариза язарга мөмкинлекләре булмаучылар, төп эш урыны буенча гариза тапшырып, моны теләсә кайсы вакытта эшли ала.
– Эшләүче кешенең хезмәт стажы турындагы мәгълүматлары югала алмый – бу электрон форматның төп өстенлеге. Эш бирүче гамәлдән чыгарылган очракта да хезмәткәр Россия Пенсия фондыннан үзенең эш чоры хакында мәгълүматны соратып алырга мөмкин, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Моннан тыш чит ил паспортын рәсмиләштерү өчен яисә ЭТК ипотекасы алу өчен кирәкле мәгълүматны ПФР сайтындагы шәхси кабинеттан яисә дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга була. Аның электрон имзасы да булачак һәм әлеге документ барлык инстанцияләр өчен дә ярый, диләр Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте белгечләре. Шунда ук хезмәткәр эш бирүче катнашыннан башка үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлардан файдалана ала, шулай ук үзгәрешләр белән дә таныша ала.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев