Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел йолдызларыннан котлаулар: Алсу Нуриева

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 11 класс укучысы, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесенең волонтерлык буенча ярдәмчесе, "Волонтер" игелек хәрәкәте әйдаманы, Россиянең "Иң яхшы йөз волонтеры" исемен йөртә.

- Волонтерлык хәрәкәтенә кушылуыма һич үкенмим. Күпме акцияләр үткәрдек, өлкәннәргә, инвалид балаларга ярдәм оештырдык. Безнең кечкенә ярдәмебезгә дә чиксез шатланган әбиләр белән аралашу, без уйнатканда балаларның чырык-чырык көлүләре эшкә, укуга дәрт кенә өсти. Волонтерлык хәрәкәтенең бөтен ил буйлап җәелүе дә башкалардан калышмый эшләргә импульс бирә. Кызганыч, быел имтиханнар елы, вакыт тыгызлыгы комачаулый. Тик без башлаган эшне дәвам итүчеләр булыр, дип ышанам мин. Яңа елда яңа башлангычлар телим, волонтерлык хәрәкәте тынмасын. Классташларыма, имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керүләрен телим. Белгечлек алып кайтып, туган ягыбызда матур эшләр башкарыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев