Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ел китабы – 2015» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Мәдәният «Ел китабы - 2015» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. 17.03 17:39 ( Казан, 17 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел...

Мәдәният «Ел китабы - 2015» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. 17.03 17:39 ( Казан, 17 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2015» конкурсына йомгак ясады, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында. Конкурста 356 китап катнашкан, шуларның: 40-ы - чәчмә әсәрләр (проза), 45-е тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е балалар әдәбияты, 45-е рус телендә чыккан матур әдәбият, 88-е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 94-е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары. Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. 2017 елның 10 мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде. Чәчмә әсәрләр: 1 урын. Рәфкать Кәраминең «Кая чабасың, гомер юртагы?»; 2 урын. Камил Кәримовның «Карурманда кара песи»; 3 урын. Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китапларына бирелде. Зифа Кадырованың «Синсез килгән язлар», Гөлсинә Галимуллинаның «Җиләкле тау сере» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Тезмә әсәрләр: 1 урын. Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть»; 2 урын. Фатих Кәримнең «Сайланма әсәрләр»; 3 урын. Фирүзә Җамалетдинованың «Җирбизәк» китаплары алды. Балалар әдәбияты: 1 урын. Рабит Батулланың «Аю баласы Әппәс»; 2 урын. Хәлим Җәләловның «Әкиятләр»; 3 урын. Флера Мәрданованың «Без ясаган кар бабай» китаплары чыкты. Габдулла Тукайның «Су анасы» (мөхәррире Т.Шакирова), «Итекле песи» (төзүчесе Э.Камалова) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Рус телендә чыккан матур әдәбият: 1 урын. Мәдинә Маликованың «Красный цветок»; 2 урын. Айдар Сахибзадиновның «Провинциал»; 3 урын. Салават Юзеевның «Не перебивай мертвых» китапларына бирелде. Гаяз Исхакиның «Нищенка; Мулла бабай» (тәрҗемәчесе А.Килеева-Бадюгина) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: 1 урын. Шаһинур Мостафинның «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр»; 2 урын. Адлер Тимергалинның «Сайланма әсәрләр»; 3 урын. Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Юсупова, Эльвира Денмөхәмматованың «Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски = Lets speak tatar» китаплары чыкты. Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: 1 урын. Ренат Бикбулатовның «Казань и ее слободы», «Казань. Знаменитые люди»; 2 урын. Надир Дәүләтнең «Исмаил Гаспринский»; 3 урын. Ягсуф Шафиковның «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?» китаплары алды. «Вечные люди. Фронтовики - деятели культуры Татарстана» (автор-төзүчесе А.Б.Әпсәләмова), «Казанский Кремль» (автор-төзүчеләре Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдыйков), «Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции» (җаваплы мөхәррире С.Р.Җиһаншина) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. КӨН ҮЗӘГЕНДӘ Төмән эшмәкәре Ринат Насыйров Татарстанда роботлаштырылган сөт комплексы эшләтеп җибәрәчәк Эшмәкәр фикеренчә, татарлар белән эшләү җайлы, чөнки татарлар эшчән халык. Әйдәгез, бер биеп, җырлап алыйк, дип барлыкка килгән милли оешма юк - Ирек Шәрипов Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры әйтүенчә, һәрбер милли оешма озак еллар хәл ителмәгән проблема тирәсендә барлыкка килә. 18 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Президент Пакистан эшмәкәрләрен Татарстанга чакырды; хәләл тамадалар сорала; "Дулкыннар" җиңүчесе - арчалы Таһир Кәримов Альянс Европа татарларын берләштерәчәк - Бөтендөнья татар конгрессы Мәдәният «Ел китабы - 2015» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. 17.03 17:39 ( Казан, 17 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2015» конкурсына йомгак ясады, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында. Конкурста 356 китап катнашкан, шуларның: 40-ы - чәчмә әсәрләр (проза), 45-е тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е балалар әдәбияты, 45-е рус телендә чыккан матур әдәбият, 88-е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 94-е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары. Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. 2017 елның 10 мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде. Чәчмә әсәрләр: 1 урын. Рәфкать Кәраминең «Кая чабасың, гомер юртагы?»; 2 урын. Камил Кәримовның «Карурманда кара песи»; 3 урын. Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китапларына бирелде. Зифа Кадырованың «Синсез килгән язлар», Гөлсинә Галимуллинаның «Җиләкле тау сере» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Тезмә әсәрләр: 1 урын. Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть»; 2 урын. Фатих Кәримнең «Сайланма әсәрләр»; 3 урын. Фирүзә Җамалетдинованың «Җирбизәк» китаплары алды. Балалар әдәбияты: 1 урын. Рабит Батулланың «Аю баласы Әппәс»; 2 урын. Хәлим Җәләловның «Әкиятләр»; 3 урын. Флера Мәрданованың «Без ясаган кар бабай» китаплары чыкты. Габдулла Тукайның «Су анасы» (мөхәррире Т.Шакирова), «Итекле песи» (төзүчесе Э.Камалова) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Рус телендә чыккан матур әдәбият: 1 урын. Мәдинә Маликованың «Красный цветок»; 2 урын. Айдар Сахибзадиновның «Провинциал»; 3 урын. Салават Юзеевның «Не перебивай мертвых» китапларына бирелде. Гаяз Исхакиның «Нищенка; Мулла бабай» (тәрҗемәчесе А.Килеева-Бадюгина) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: 1 урын. Шаһинур Мостафинның «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр»; 2 урын. Адлер Тимергалинның «Сайланма әсәрләр»; 3 урын. Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Юсупова, Эльвира Денмөхәмматованың «Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски = Lets speak tatar» китаплары чыкты. Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: 1 урын. Ренат Бикбулатовның «Казань и ее слободы», «Казань. Знаменитые люди»; 2 урын. Надир Дәүләтнең «Исмаил Гаспринский»; 3 урын. Ягсуф Шафиковның «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?» китаплары алды. «Вечные люди. Фронтовики - деятели культуры Татарстана» (автор-төзүчесе А.Б.Әпсәләмова), «Казанский Кремль» (автор-төзүчеләре Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдыйков), «Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции» (җаваплы мөхәррире С.Р.Җиһаншина) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X