Реклама
Яңалыклар
Ел катлаулы булды, әмма уңышлар да бар
Агымдагы елда бик күп тармаклар һәм компанияләр авырлыклар кичерде. Авыл хуҗалыгы тармагына ел чиктән тыш кызу көннәре, гадәттән тыш режимы, ашламага, азыкка һәм металлга бәя арту белән истә калыр. Авырлыкларны ничек җиңделәр, алдагы көннәргә нинди планнар коралар, райондагы иң эре агрофирма ничек яши һәм үсә? Бу хакта “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры Азат Нәҗметдинов сөйли.
– Предприятие елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый?
– Үрәзмәт товарлыклы сөтчелек комплексын эшләтеп җибәрү бөтен район өчен зур вакыйга булды. Фермада эшләр дәвам итә, сөт савып алу артуга бара. Бүген биредә көнгә уртача 37 тонна сөт савыла, продуциянең сыйфаты югары.
Ел дәвамында комплекска бер-бер артлы төрле регионнардан белгечләр, делегацияләр, журналистлар килде. Комплекс масштабы һәм технологиясе буенча уникаль, бу хакта “Авыл утлары” газетасында да берничә тапкыр язылды инде. “Агроинвестор 2021” милли премиясе кысаларында тармак экспертлары проектка “Запуск года” номинациясендә беренче урын бирде.
– “Август-Мөслим” алдынгы агрофирма буларак дан казанды. Мөслим районындагы сөрүлек җирләрнең 38 проценты – компания биләмәләренә керә. Корылык уңышка ни дәрәҗәдә тәэсир итте?
– Озак вакытка сузылган югары температура һәм корылык барлык культураларның диярлек уңдырышлылыгына тәэсир итте. Планлаштырылганны тулы күләмдә җыеп ала алмадык. Шуңа да карамастан, җитештерелгән продукциянең сыйфаты югары булу куандырды. Мәсәлән, бөртеклеләрнең клейковина һәм аксым күрсәткече югары булды. Продукция ел саен куркынычсызлыкка тикшерелә. Анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел да пестицидлар, микотоксиннар, радионуклеидлар, авыр металларның булмавын рәсми рәвештә раслый. Безнең продукция азык-төлек продуктлары һәм терлек азыгы җитештерү өчен яраклы.
– Узып баручы ел тагын нинди уңышлар белән истә калачак? Яңа объектлар сафка бастымы?
– Тойгелде авылы янында эремә узелын эшләтә башладык. Бу хезмәтне җиңеләйтте һәм эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттырды. Ел башында Иске Карамалыда орлык фондын тәэмин итү максатында ашлык чистарту комплексы эшли башлады. Минем уемча, иң мөһиме – безнең фермага һәм басуларга бөтен Россиядән студентлар килә башлады. Булачак белгечләр компаниянең технологияләрен үзләштерәләр һәм яңадан безгә кайталар. Яшьләр агрофирмаларда эшли башлар, дип ышанасы килә. Хезмәткә түләү күләме буенча шәһәр белән авыл арасындагы аерма кими бара. Кайбер белгечләр һәм эшчеләр уртача шәһәрнекеннән югарырак хезмәт хакы ала.
– “Август-Мөслим”не “үзенә җәлеп итүчән эш бирүче” дип буламы?
– Әлбәттә! Бездә хезмәт шартлары яхшы. Хезмәт хакы айга ике тапкыр тотрыклы рәвештә бирелә. Еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча өстәмә премия языла. Агрофирма хисабыннан хезмәткәрләр кайнар көндезге һәм кичке аш белән тәэмин ителә, механизаторларга кайнар аш басуга илтелә. Химик препаратлар белән эшләүчеләр ел саен санаторийда ял итә. Дөньядагы катлаулы вәзгыять хезмәткәрләр тормышында берничек тә чагылыш тапмый, алар социаль яктан ышанычлы якланган. Ул гына да түгел, “Август- Мөслим” районга да зур ярдәм күрсәтә. Быел авыл хуҗалыгы җитештерүенә кирәкле әйберләргә бәяләр һәм чыгымнар артуга карамастан, 6 миллион сумнан артык акча район проектларын тормышка ашыруга – Җиңү көнен, Мөслимдә федераль Сабантуйны, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрүгә юнәлдерелде.
– Пайчылар белән мөнәсәбәтләр ничек?
– Бер-береңә ышану һәм уртак мәнфәгатьләрне хөрмәт итү – без берничә ел инде шушы принциптан чыгып эшлибез. Арендадан керемне ничек алырга икәнен – акчалатамы яисә продукция беләнме – пайчылар килешү нигезендә үзләре хәл итә. Бу ел да искәрмә булмады. Күпчелек пайчылар бөртеккә өстенлек бирде. Дефицитка карамастан, без бурычыбызны төгәл үтибез. Пайларны да, милекчеләрнең җир участокларын да яхшы бәядән сатып алырга әзер икәнебезне дә исегезгә төшерәм. Безгә мөрәҗәгать итә аласыз.
– Алдагы елга нинди планнар куелды?
– “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексының 1200 баш сыерга исәпләнгән икенче чиратын җибәрүне көтәбез. Биредә сыер саву 40 урынлык “карусель” тибы буенча оештырыла. Технологияләр комбинациясе ферманы тагын да үзенчәлеклерәк итә. Голштин токымлы таналар кайтаруны дәвам итәчәкбез.Үсемлекчелектә дә яңалыклар булачак. Азык клины өчен сугару системасы төзиячәкбез. Бу корылык шартларында рискны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Һәр ел тәҗрибәбезне баета, алга таба баруны дәвам итәбез. Барлык мөслимлеләргә сәламәтлек телим, калганы һәркемнең үзеннән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев