Өлкәннәр интернетны өйрәнә
Яңалыклар

Өлкәннәр интернетны өйрәнә

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үзенчәлекле чара үтте.

Картлар йортында тәрбияләнүчеләр белән “Интернет челтәре ресурсларыннан имин файдалану” темасына сөйләшү булды. Юрист Гөлчәчәк Бухарина интернет турында төп төшенчә, онлайн-киңлектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Мошенникларга юлыгу мөмкинлеге хакында сөйләде. Очрашу өлкәннәр арасында цифрлы грамоталылык һәм иминлек дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим адым булды. Чара «Экстремизмга - юк!» ункөнлеге кысаларында оештырылды.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев