”ЭКОяз” бүләкләр өләште
Яңалыклар

”ЭКОяз” бүләкләр өләште

Акциянең максаты – гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр республика буенча ”ЭКОяз” акциясе бара. Акциянең максаты – гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Акциянең район этабында  төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Мөслимнең “Миләшкәй” балалар бакчасы – “Иң яхшы балалар бакчасы”, Мөслим лицее – “Иң яхшы мәктәп”,  Мөслимнән Апсаттаровлар гаиләсе – “Иң яхшы гаилә”,  Мөслим хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесе – “Иң яхшы предприятие”, Мөслимнең Күпфатирлы Авзалов, 1 Б йорты – “Иң яхшы экодвор” номинацияләрендә җиңүче булды. Җиңүчеләргә ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр бирелде.


Нет комментариев