Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эх, җиләкле җәйләре!..

Бакча һәм каен җиләге сезоны төгәлләнүгә, тагын бер җәй сые – җир җиләге өлгерә. Узган ел күп урында ул вак та, аз да иде, ә быел, киресенчә, җир җиләге эре һәм күп. 

Әз генә буш вакыты булуга һәм ял көннәрендә халык болынга ашыга. Шул рәвешле ел буена җитәрлек витамин әзерли. Кайнатма, компот әзерләү белән бергә җир җиләген туңдырып яки киптереп куючылар да күп. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм яфракларыннан чәй дә ясый.
Мөслимдә яшәүче Ләйсән Сафина җиләккә июль башында ук йөри башлаган. “Башта аз кебек тоелса да, ике атна үтүгә җиләк ныклап җитешкән, сусылланган. Беренче барганда 5 литрлы чиләкне көч-хәл белән тутырсам, хәзер барган саен 10 литрлысын да тутырып кайтам”, – ди ул. 
Инстаграм челтәрендә җиләк тулы чиләкләр белән фото урнаштыручылар саны да ешайды бу арада. Табигать биргән байлыктан, муллыктан файдаланып калырга вакыт бар әле. Җиләк сатып, акча эшләүчеләр дә бар. Мөслим кызы Гөлия Ханова, мәктәп яшендә генә булса да, җиләк сатып акча эшли. “Баштарак җиләк саткан акчага кәрәзле телефон алган идем. Хәзер гаилә кирәгенә кереп бара”, – ди Гөлия. 
Җәй нигъмәтләре һәркемгә дә җитәрлек. Бары тик ялкауланмыйча, табигатькә зыян салмыйча, алардан файдалан гына! Озын, салкын кышларда “җәй күчтәнәчләре” кәефне күтәрер, сәламәтлекне ныгытыр. 

Светлана Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев