Екатеринбургта Илһам Шакировка багышланган фильмның премьерасы булды
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә
Татарстанда фильмның премьерасы 2026 елның гыйнварында булган иде. Картинаның режиссеры һәм сценарий авторы – Рәдиф Кашапов. Әлеге чара легендар җырчының талантын сөючеләрне һәм туган як мәдәниятен якын итүчеләрнең барысын да бер залга җыйды.
Тамаша башланыр алдыннан кунакларны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов сәламләде.
Аннары кунакларга «Татар Екатеринбургы» иҗат проекты җитәкчесе Илдар Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. Илһам Шакиров шәхесенең татар халкы тарихында әһәмиятен искәртеп, ул әлеге фильм ата-бабаларыбызның рухи мирасына сакчыл караш үрнәге булыр, дигән ышаныч белдерде.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев