Егетләрне санар чак
РФ Президенты указы нигезендә 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе старт алды.
Хәрби хезмәткә чакырылу яше кергән егетләр апрельдән башлап июль ае беткәнче медицина комиссиясе уза. Гадәттәгечә, аларның биштән бер өлеше армия сафларына озатыла.
Быелгы чакырылышта солдат хезмәтенә 1994-2003 елларда туган егетләр алыначак. Бүгенге көндә районыбызның 65 егете Мәскәү өлкәсе, Самара, Оренбург, Омск, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге хәрби частьләрдә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Бер егет контракт нигезендә хезмәт үтә. Язгы чакырылышта 22 егет хәрби хезмәткә алыныр дип көтелә, 11 егет контракт буенча хезмәт итәчәк. Килешүдә хәрби хезмәт срогын 2-3 елга билгеләргә була. Контракт буенча хезмәт итүчеләрнең айлык хезмәт хакы – 20 мең сумнан 70 мең сумга кадәр.
– Урта һөнәри белем алучы егетләргә 2021нче елның 1 гыйнварыннан бирелгән кичектереп тору хокукы уку чоры тәмамланганчы гамәлдә булачак. Быел армиягә китүчеләрнең күпчелеген югары белеме яки урта һөнәри белгечлеге булганнар тәшкил итәчәк. Егетләр коры җир, хәрби һава десанты, диңгез флоты гаскәрләренә озатылачак. “С” һәм “Д” машина йөртү категорияләре булган егетләргә хәрби хезмәт узарга теләгән частьләрне сайлау мөмкинлеге дә бар, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов.
Хәрби частьләргә беренче озату 20 апрельдән соң көтелә. Бу көнне Мөслим районыннан 3 егет армиягә китәчәк.
– Берничә ел дәвамында мөслимлеләр ике яклы килешү нигезендә Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге Шарапово бистәсендә хезмәт иттеләр. Яңа килешү барып чыкса, тиздән егетләрне Түбән Новгород шәһәренең Мулино бистәсендәге хәрби частькә озату да күздә тотыла. Көнбатыш хәрби округының 1нче гвардия танк армиясе составына керүче часть белән сөйләшүләр бара. Шефлыктагы хәрби частьләргә, гадәттә, район җитәкчелегенең һәм ата-аналарның елына бер-ике мәртәбә баруы да оештырыла, – ди хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.
Россия Президенты Владимир Путин имзалаган хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы указга күз салсак, Россиядә яшәүче 134 650 кеше чакырылыш кампаниясенә керә. 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк язгы чакырылыш барышында 18-27 яшьлек егетләрне “чүпләячәкләр”. Пандемиягә бәйле массакүләм мәгълүмат чараларында быелның язында армиягә чакырылучыларга повестка электрон почта аша җибәрелә дигән сүзләр дә йөрде. ТР Хәрби комиссариаты моны “фейк”, ягъни ялган мәгълүмат дип белдерде. Та-тарстанлылар хәрби хезмәткә традицион ысул белән чакырылачак.
Республика быел да “Позвони маме” федераль про¬ектында катнаша. Армиягә китүчеләргә кнопкалы теле¬фон һәм сим-карта бирелә. Ул республиканың “Патриот” җыелу пунктында тапшырыла. Шунда ук банк картасы да бирелә. Хәрби хезмәт чорын¬да солдатларга ай саен 2000 сум акча күчереп барыла. Картага акчаны әти-әниләр дә, солдатларның якыннары да күчерә ала.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев