Егетләр солдат шинеле кия
Көзге чакырылыш дәвам итә. 15 ноябрь иртәсендә тагын дүрт райондашыбыз илебезне сакларга китте.
Быел көзге чакырылышта 25 егет армия сафларына алыныр дип көтелә. Беренче ике озатуда тугыз якташыбыз хәрби хезмәткә китте. Бу атнаның дүшәмбесендә Катмыш авылыннан Илназ Галимәрданов, Яңа Усыдан Никандр Петров, Мөслимнән Ленар Җәлилов, Вәрәшбаш авылыннан Илсур Кирамов бер елга әти-әниләре, якыннары белән саубуллашты.
– Көзге чакырылыш компаниясе старт бирелгәнче 100дән артык егет медицина комиссиясен үтте. Егетләрнең сәламәтлекләре ныклы, ихтыярлары көчле. Армиягә үз теләкләре белән барулары аларның чын ир-егетләр булып өлгерүен күрсәтә. Күбесенең танкист буласы килә. Гаскәрләрне “престижный”га бүлеп карый кайберәүләр. Ләкин һәр төр гаскәр сугыш кырында алыштыргысыз роль уйный, – ди хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы комиссия рәисе Илшат Яббаров.
– Баланы читкә җибәрү бик читен. Балаң өчен өзгәләнмәгән көнең-сәгатең бармы икән?! Чит җирдә балаларга яңа коллективка өйрәнәсе, дисциплинага буйсынасы, илебез чикләрен саклыйсы бит! Бу сынауларны һәр солдат җиңел үткәрсен иде. Әти-әниләргә балаларын исән-сау каршы алырга язсын! – диде улларын озатырга килгән әти-әниләр.
Көзге чакырылышта армия сафларына алынган мөслимлеләр бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә, Оренбург, Санкт-Петербург шәһәрләрендә хезмәт итәләр. Бу чакырылышта тагын өч озату көтелә. Алар 22, 28 ноябрьгә һәм 7 декабрьгә планлаштырылган.
Бүгенге көндә 72 райондашыбыз төрле округларда Ватан алдындагы изге бурычларын үти. Мөслим районы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Муллино бистәсендәге хәрби частьтә ике якташыбыз хезмәт итә.
– Егетләрне армиягә озатканда коронавирустан саклануның бөтен таләпләре дә үтәлә. Хезмәткә китүчеләрнең барысына да вакцинация ясалган. Булачак солдатларны хәрби частьләргә кертер алдыннан яхшылап тикшерәләр. Авыру солдатлар хәрби хезмәткә алынмый, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов.
– Мөслим егетләре контракт нигезендә хезмәт итүгә дә уңай карый. Бүгенге көндә биш егет контракт буенча хезмәт итә. Көзге чакырылышта да контрактчылар саны артыр дип көтелә. Кулында нинди дә булса һөнәр үзләштерү турында таныклыгы булган егетләргә сорау зур. Быел хәрби хезмәткә алынган егетләрнең күбесенең машина йөртү таныклыгы бар. “С” һәм “Д” категорияләре булу – зур плюс булып тора, – ди Илшат Яббаров.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев