Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгында кадрлар җитми

Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов моны хезмәт базарында югары хезмәт хаклары булган тәкъдимнәрнең күп булуы белән бәйләп аңлата

Бу вазгыять эчке эшләр системасы органнарыннан тәҗрибәле кадрларның китүен арттырды, дип белдерде ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында. Аның сүзләренчә, Зәй, Яшел Үзән Алабуга эчке эшләр бүлекчәләрендә кадрлар кытлыгы - 40 проценттан, Югары Осланда 50 проценттан артып китә. Менделеевскида 49 процент тәшкил итә. “Бигрәк тә патруль-пост, конвой хезмәтендә, наркоконтроль бүлекчәләрендә, участок уполномоченныйларында, җинаятьчеләрне эзләү, тикшерү бүлекчәләрендә кадрлар аз. Мондый проблема бөтен ил буенча. Аерым алганда Татарстан Идел буе федераль округында хезмәткәрләр җитмәү дәрәҗәсе буенча 4 нче урында тора”, - дип белдерде министр.
Аныңча, гражданлык югары уку йортларының юридик факультетларын тәмамлаучыларга, алдан тикшерү органнарына эшкә урнашканда, 5 ел дәвамында тикшерүче булып хезмәт итү шарты белән бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум күләмендә түләүнең республика проекты уңышлы булган.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев