Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эчү юньлегә илтми

Этил спиртының һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Видеоконференция ре¬жимында узган киңәшмәне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов алып барды. 
 

Киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, ТР Дәүләт ал­коголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Марат Солтанов, “Ал­которг” җәмгыяте супервайзер­лары, җирлектәге сәүдә объ­ектлары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары кат­нашты.

– Ел башыннан районда ялган аракы сатуның дүрт оч­рагына тап булдык. Бу төр хо­кук бозулар Үрәзмәт, Иске Чак­мак, Сал.Мухан авылларында теркәлде. Спиртлы продук­цияне законсыз төстә кертүне булдырмау – төп бурычыбыз. Шөкер, быел сыйфатсыз алко­гольле эчемлекләр кулланып, бакыйлыкка күчүче райондаш­ларыбыз юк. Узган ел андый хәлләр булды. Эчү юньлегә ил­тми. Ләкин гражданнар спирт­лы эчемлекләр сатып алган­да дәүләт җитештерүчеләренә өстенлек бирсен иде, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән бел­гече Алена Виноградова.

Мөслим районында 21 оешманың 89 сәүдә объек­тында алкогольле продук­цияне ваклап сату хокукын бирүче лицензиясе бар. Узган ел белән чагыштырганда, ал­когольле продукция сату бу­енча сәүдә объектлары саны 21 берәмлеккә кимегән. Бу, үз чиратында, алкогольле про­дукцияне реализацияләүгә дә үз йогынтысын ясаган. 2021 елның тугыз аенда 15,8 мең дал күләмендә алкогольле про­дукция ваклап сатылган. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12 процент­ка ким, дигән сүз. Бу спирт­лы эчемлекләр сатучы сәүдә нокталарының ябылуы белән бәйле.

– Түбән Табын авыл җирлегендә “Луч” җәмгыяте үз эшчәнлеген туктатты. Михайловка, Мәлләтамак, Метрәй, Үрәзмәт, Әмәкәй авыл җирлекләрендә алко­гольле продукция сату 22- 53 процентка кимегән. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгатем: җирлекләрдә легаль алкоголь продукциясе сатылуны контрольдә тотса­гыз иде. Күп авылларда идән асты аракысын сатучылар, көмешкә куучылар очрый. Ар­зан бәядәге мондый төр алко­голь куллануның ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин, – ди Алена Виноградова.

Узган ел сыйфатсыз ара­кы белән агуланып үлүчеләр исемлегенә Мөслим районы да керде. Алкоголь базарын­да хәлне яхшырту өчен “юл картасы” эшләнде. Бу карта­га этил спирты һәм алкоголь­ле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдыр­мау, сыйфатсыз аракы белән агулану очракларын бетерү бу­енча чаралар планы кертелгән иде. Бу юнәлештә башкарыл­ган эшләрнең нәтиҗәсе – быел ялган аракы белән агуланып үлүчеләр теркәлмәгән.

Комиссия утырышын­да алкогольле продукция­не лицензиясез сатуны ты­юга юнәлтелгән карарлар кабул ителде. Алкоголь­ле продукциянең закон­сыз әйләнешен кисәтү һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар комплексы эшләнде. Зур сәүдә нокталарында үзебезнең җитештерүчеләрнең алкоголь продукциясен тәкъдим итү сыйфатсыз ара­кы белән агулану очраклары­на нокта куячак, дигән фикер яңгырады.

Лилия Шәймиева/

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев