Эбола бизгәгенең беренче симптомнары гриппка охшаш
Яңалыклар

Эбола бизгәгенең беренче симптомнары гриппка охшаш

Бу хакта Себер дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар һәм эпидемиология кафедрасы доценты Юлия Минакова сөйләде

Эбола бизгәгенең беренче симптомнары гадәти гриппка охшаш, дип хәбәр итте РИА Новостига табиб-инфекционист, Себер дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар һәм эпидемиология кафедрасы доценты Юлия Минакова.

«Башта гриппка охшаш симптомнар булырга мөмкин, бизгәк булырга мөмкин. Аннары геморрагик синдром кушыла», - дип сөйләде табиб.

Ул билгеләп үткәнчә, авыру шактый авыр уза һәм еш кына үлемгә китерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 24 майда Конго һәм Угандада Эбола бизгәге кабынуын халыкара әһәмияттәге иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәл дип игълан итте.

Фото – «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев