Э сез белэсезме?
Балыкны үсемлек маенда кыздырырга һәм әзер булгач, өстенә эретелгән атланмай сибәргә кирәк.
* Помидорны кайнар су белән пешекләгәннән соң салкын суга салып алсагыз, кабыгы җиңел кубар.
* Балыкны үсемлек маенда кыздырырга һәм әзер булгач, өстенә эретелгән атланмай сибәргә кирәк. Болай пешерелгән балык аеруча тәмле була.
* Атланмай кыздырганда көймәсен өчен, аны үсемлек мае белән майланган табага салыгыз.
* Иң сәламәт йокы аркага ятканда була. Болай муен һәм арка сызламый, җыерчыклар чыкмый. Янга борылып ятканда кеше гырламый. Табиблар күзлегеннән иң зыянлысы – корсакка яту. Бу умыртка кәкрәюгә, җилкә, арка сызлауга китерә, болай буыннар да ял итми.
* Манный ярмасын кайнар сөткә салкын суда җебетеп салсагыз, ботканың төерләре булмас.
* Дөгегә пешкәндә шикәр комы кушмагыз, югыйсә ул ката.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев