Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дуслык” лагеренда 80 бала 7 июльгә кадәр ял итәчәк

17 июньнән Мөслим лицеенда мәктәп яны лагере эшли башлады

“Дуслык” лагеренда 80 бала 7 июльгә кадәр ял итәчәк. Һәр иртә күңелле зарядка белән башлана. Биредә биш вожатый балаларның ялын бәйрәмгә әверелдерү өчен хезмәт куя. Шарлар көне, Гиннесс-шоу, шаян Киреләр көнендәге уеннар, Космос көнендә мобиль планетарийда булу, космик футбол лагерьда ял итүче 1-5 сыйныф укучыларына бик ошаган. Хәтер һәм кайгы көнендә укучылар мемориаль комплекста экскурсиядә булган. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә үзләре ясаган чәчәкләр салганнар, хәтер шәме кабызганнар. Балалар белән үзәк китапханә, музей, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре дә кызыклы шөгыльләр үткәрә.

24 июньнән мәктәптә ял һәм хезмәт лагере да эшли. 6-7 сыйныфны тәмамлаган 40 бала, файдалы хезмәт белән ялны чиратлаштырып, Банк урамын, мәктәп территориясен, бина эчен тәртиптә тотуга зур өлеш кертә. Лагерь үз эшен 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев