Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслык белән көчле без!

Төп бурыч – милли тәрбия алып бару, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау.

Татарстан халыклары ассамблеясе Мөслим районындагы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда 2021 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
– Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге көч, тәҗрибә туплап килә, хезмәттәшлек даирәләре арта. Райондагы вәкиллек – җирлегебездә яшәүче милләтләрнең милли һәм рухи үсешенә ярдәм итүче, республиканың милли иҗтимагый оешмалары белән бәйләүче мөһим бер звено. Русча әйтсәк, мы в одной упряжке, – диде Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов.
Советлар Союзы чорында халыклар дуслыгына җитди игътибар бирелеп, СССРда яшәүче халыкларның җырларын, биюләрен пропагандалау алып барылды. Бүген дә җирлектә үткәрелгән смотр концертларында бик күп милләтләрнең биюләре башкарыла, җырлары яңгырый. Мәктәпләр, балалар бакчалары милли-патриотик тәрбия үзәкләренә әйләнеп бара. Нәкъ шул юл белән милләтләр бер-берсенә якыная, еракта яшәсәләр дә, күңелләр аша дуслык җепләре сузыла.
– Төрле милләт вәкилләре белән дус-тату яшибез. “Усыкай буйлары” фольклор ансамблен 80нче елларда оештырган идем. Шушы вакыттан бирле ансамблебезнең сәхнәдән төшкәне юк, – ди Наилә Демидова.
– Актаныш районыннан 1977 елларда Усы җирлегенә, керәшен гаиләсенә килен булып төштем. Каенанам бик матур җырлый иде. Ул керәшен йолаларына, керәшен җырларына мәхәббәт уятты. Үземне чын керәшен итеп тоеп, гореф-гадәтләрне үтәп яшим, – ди Гөлсинә Пискунова.
2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 173 милләт халкы яши. Татарстан – Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Ул чит төбәкләрдә яшәүчеләрне дә үзенә җәлеп итә, Татарстанга күченеп килүчеләр саны арта бара.
– Бу процесс әкрен булса да, Мөслим районында да күзәтелә. Районда яшәүче төрле милләтләрнең җәмәгать оешмалары вәкиллектән алда барлыкка килде. Алар ТР милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларының районыбыздагы бүлекләре булып торалар, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге составында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз – райондашларыбыз арасында милли тәрбия алып бару, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны үстерү, киләчәк буынга түкми-чәчми биреп калдыру. Шундый күркәм эшләр белән генә үзара дуслык, бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбияләнә, – диде үз чыгышында Рушат Солтанов. 
Утырышта керәшен, мари, әрмән, рус милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Аларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды.
Мөслим районында 19 меңнән артык кеше яши, алар – 20дән артык милләт вәкилләре! Күпчелекне – халыкның 90 процентын татарлар тәшкил итә. Районыбызда яшәүче руслар – 6 процентны, мари халкы сан буенча 2 процентны тәшкил итә. Әрмән, азәрбайҗан, төрекмән, башкорт, украин һ.б. милләт вәкилләре, гомуми алганда – 2 процент.
Милли-мәдәни җәмәгать оешмасы җитәкчеләре, халык фольклор ансамбльләре, Рус Шуган авылының “Черемушки”, Михайловканың “Рябинушка” ансамбльләре республикакүләм чараларда даими катнаша. Мари Бүләр авылының “Полер кас” фольклор ансамбле дә бәйрәмнәргә ямь өсти. Бик күп еллар эшләүче ансамбльдә ничә буын алмашкандыр – әйтүе дә кыен. Алар гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар, репертуарларын яңартып торалар.
Район мәдәният йортында узган чарада, туган теленнән тыш, татар һәм рус телләрен дә яхшы белүче әрмән кызы Наира Никогосянның җырлавын залдагылар йотылып тыңлады. Утырыш исәп-хисап тотуга гына кайтып калмады, биредә һәркем рәхәтләнеп күңел ачты. Олы Чакмак авылы үзешчәннәренең “Килен төшерү” йоласы сокланырлык итеп күрсәтелде. Тамаша өчен үзешчәннәр чын каз, чәкчәккә кадәр алып төшкән иде.
Матур традиция буларак, утырыш ахырында бүләкләүләр дә булды. Иҗтимагый совет эшчәнлегендәге тырыш хезмәтләре, район халкы белән тыгыз элемтәдә булып, районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен төрле милли-мәдәни оешма җитәкчеләре Галина Светлякова, Александра Лобанова, Әнисә Изибаева, Роза Вәлиева, Галина Романовага – район башлыгының Мактау грамоталары, Сейран Гаспарянга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Чараны үткәрүдә ярдәм иткән мәктәпләргә, авыл клубларына да истәлекле бүләкләр бирелде. Район мәдәният йорты фойесында төрле халыкларның кул эшләрен, милли ашларын туплаган, яшәү-көнкүрешләрен тасвирлаган күргәзмә дә оештырылган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев