Дуслыгыбыз өзелмәсен!
Газетаны һәркемнең көнендә аласы, укыйсы килә! Бу аңлашыла да.
Соңгы арада халыктан почта эшчәнлегенә карата: “Газетаны вакытында китермиләр”, “Хат-извещениеләр башка адреска җибәрелгән”, “Газета югалган” кебек сүзләр еш ишетелә. Һәркемнең вакытлы матбугатны үз вакытында аласы, укыйсы килә! Ул бит аның өчен акча түләгән!
Берәүгә дә сер түгел, бүген почтада эшләргә атлыгып торучы юк. 13 мең сум хезмәт хакына кем килсен?! Өйдә яткан өчен акча бирүче булмаса да, күпләр эшсез ятуны хуп күрә төсле.
– Вакытлы матбугатка күпчелек өлкән буын языла. Халыкның зары аңлашыла, чөнки яраткан, акчасы түләнгән газета-журналны вакытында аласы һәм укыйсы килә! Ләкин бүгенге көндә почта эшчәнлеген өзлексез алып бару өчен эшчеләр саны җитми. Эшләргә теләге булганнарны почтада көтәбез! – ди район почта элемтәсе узелы җитәкчесе Лилия Нурмөхәмәтова.
Бүгенге көндә районда 16 почта бүлекчәсе эшли. Аларда 48 хат ташучы хезмәт куя. Почтада үз һөнәренә гашыйклар гына эшли аладыр. Хат ташучының хезмәт хакы план үтәүгә бәйле. Вакытлы матбугат таратудан тыш, райондашларыбызга пенсия дә тарата хат ташучылар, көнкүреш товарларын һәм азык-төлек тә саталар.
Мөслим почта бүлегендә дүрт оператор эшли. Почта машиналары (шоферлар – икәү) дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өч юнәлештә урыннарга почта илтә. Почта бит әле ул вакытлы матбугатка язылу урыны гына түгел! Биредә бик күпләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкара, төрле штрафлар түли. Һәр көнне 50гә якын посылка, йөзләгән хат, 3000нән артык газета-журнал кайта. Кытайдан кайткан исәпсез-хисапсыз заказлы посылкаларны кабул итү дә шактый көч һәм сабырлык сорый,– ди район почта элемтәсе узелы җитәкчесе Лилия Нурмөхәмәтова.
Вәрәшбаш, Олы Чакмак һәм Шуганка авылларында бер үк хезмәткәр почта бүлекчәсен дә җитәкли, хат ташучы вазыйфасын да башкара. Тат.Бүләр, Симәк, Яңа Усы һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә почта бүлекчәләрендә эшләргә кеше юк! Бүлекчәләр ябылгач, газета-журналлар таратуда өзеклекләр булмасын өчен, вакытлы матбугатны әлегә мобиль оператор тарата. Торыш, Елгабаш авылларына да хат ташучылар кирәк! Әлеге мәсьәлә тиз арада хәл итүне сорый!
– Халыкка зур үтенечебез бар – матур итеп коелган капка-коймаларының бер почмагына газета-журналлар өчен почта тартмасы куйсыннар иде. Күпвакыт газета, извещение яисә хат салырга урын тапмыйбыз. Аннан: “Миңа извещение китермәгәннәр, хатым югалган, газетаны урлаганнар!” – диләр. Үзара аңлашып эшләргә иде! – ди Мөслим почта бүлеге җитәкчесе Эльмира Идиятуллина.
Почтальонның эше җиңел түгел. Ләкин узган гасырның 80-90нчы еллары белән чагыштырганда, хат ташучының букчасы шактый җиңеләйде. Чөнки элеккечә вакытлы матбугатка күпләп язылучы юк. Заманага яраклашып, газета-журналларны интернет аша укыган булабыз. Бездән соңгы буын газета белән ихластан кызыксынырмы? Ни дисәң дә, типография исе килеп торган газетаны укуга җитми инде!
“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына, шулай ук “Сөембикә”, “Казан утлары” журналларына альтернатив ысул белән язылырга була. Бу очракта вакытлы матбугатка Мөслим-информда язылырга һәм газета-журналларны шуннан ук килеп алырга кирәк була.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев