Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуңгызларда йогышлы авыру

Африка чумасы баш калкыта.

Африка чумасы ул – йорт дуңгызларының, шул исәптән декоратив һәм кыргый кабаннарның йогышлы септик авыруы. Башка төр хайваннар һәм кешеләрнең зарарлану мөмкинлеге турында белешмә юк. Авыру кискен, хроник һәм симптомнарсыз үтәргә мөмкин. Чир бизгәк һәм геморрагик диатез белән характерлана. Авыруның кискен формасында клиник билгеләр – бизгәк, төшенкелек, гемодинамиканың бозылуы – цианоз (күгәрү) яки дуңгызның колаклары, корсагы, койрык тиресе кызару. Диарея, борын куышлыгыннан канлы су агу, клоник тартышу булырга мөмкин. Авыру башланып 5-10 тәүлектән сож терлекләр үлә. Исән калган хайваннар вирус йөртүчеләр булып кала. Дуңгызларда африка чумасын кузгатучы төп чыганак – авыру, авырып терелгән яки бу чирдән үлгән йорт һәм кыргый кабан дуңгызлары.

Фото - ru.freepik.com​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев