Ветеринария күзәтүе, вакцинация һәм башка процедура үткәрү мәҗбүри
Дуңгызларның африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Башка төр терлекләр һәм кеше бу вируска бирешми. Дуңгызлар чирне авыру, авырып терелгән һәм вирус йөртүче терлекләрдән йоктыра. Вирус сидек, тизәк, селәгәй аша чыга һәм азык, су, тирес, тара, транспорт һәм хезмәт күрсәтүче персонал аша күчәргә мөмкин.
Авыру сәламәт терлекләргә йокмасын өчен саклану чаралары күрү мөһим. Дуңгызларны ябык торакларда яисә ышанычлы аерым урыннарда асрарга, иркендә һәм башка терлекләр белән йөртмәскә кирәк. Торакларын даими чистартырга киңәш ителә. Терлек караучыларның алмаш киеме, аяк киеме, аерым инвентаре булырга тиеш. Дуңгызларга терлекләрдән җитештерелгән азык ашатмаска, азык-төлек калдыкларын бары тик пешереп бирергә. Сәнәгать җитештергән азык кына сатып алырга һәм аны өч сәгать дәвамында пешереп бирергә кирәк. Эчертү өчен суны кабан дуңгызлары булган урман аша агучы тыныч агымлы инешләрдән алмаска. Торакларга чит кешеләрне кертмәскә. Ветеринария документлары булмаган тере дуңгызлар сатып алмаска, дәүләт ветеринария рөхсәтеннән башка малларны һәм алардан әзерләнгән продуктны кертү-чыгару тыела. Дуңгызларның баш санын җирле үзидарәләрдә теркәргә кирәк. Ветеринария белгечләренә күрсәтмичә, терлекләрне сую һәм итен сату тыела.Җирле администрация билгеләмәгән урыннардан ит сатып алмагыз. Дуңгызлар авырса яисә алар кинәт үлсә, кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Үлгән яисә мәҗбүри суелган дуңгызларның итен эшкәртү тыела, чөнки бу авыруның таралуына китерергә мөмкин
Дуңгызларга ветеринария күзәтүе, вакцинация һәм башка процедура үткәрү шулай ук мәҗбүри. Терлек үләксәләрен, аларны карау һәм эшкәртүдән калган калдыкларны чүплекләргә, юл кырыйларынына атмаска. Биологик калдыкларны бары тик авыл җирлеге администрациясе билгеләгән урыннарда гына утильләштерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев