Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буран Мөслим авылларын юлсыз калдыра язган

Кичә, 20 февральдә, көчле буран булу сәбәпле Тат.Бүләр, Үрәзмәт, Мари Бүләр юлларында "Татавтодор" җәмгыяте эшчеләре кизү торды. Тәүлек дәвамында "Татавтодор"ның Мөслим участогы егетләре, 13 берәмлек техника юлларны кардан чистартты. Эш бүген дә дәвам итә. Бу минутларда да төрле юнәлештә юлларны кардан чистарту бара, асфальт өслекле юлларга 20 процентлы тозлы ком...

Кичә, 20 февральдә, көчле буран булу сәбәпле Тат.Бүләр, Үрәзмәт, Мари Бүләр юлларында "Татавтодор" җәмгыяте эшчеләре кизү торды. Тәүлек дәвамында "Татавтодор"ның Мөслим участогы егетләре, 13 берәмлек техника юлларны кардан чистартты. Эш бүген дә дәвам итә. Бу минутларда да төрле юнәлештә юлларны кардан чистарту бара, асфальт өслекле юлларга 20 процентлы тозлы ком катнашмасы сибелә.

"Бу көннәрдә республика гидрометеорология үзәге һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтә. Ихтыяҗ булмаганда шоферларны юлларга чыгудан тыелып торырга чакырабыз. Авыл җирлекләре башлыклары да авылга керү юлларын вакытында чистартып торсыннар иде. Янгын була калганда, янгын сүндерү машинасының авылга керә алмый торган очраклары да аз түгел. Көчле җилдә электр чыбыкларының төзексез булуы да куркыныч тудыра. Һәркем сак, уяу булсын иде", - дип хәбәр итә Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X