Дәртле еллар, упкынлы юллар
Мөнир белән Фатихны үзе белән алып, әби райисполкомга китте. Анда перестройка башланганын, билгеле, белеп торалар иде. Шулай да мәсьәләне җентекләп тикшергәч, скандалны тыныч юл белән хәл иттеләр.
(Дәвамы.Башы 89,90 саннарда)
Дружиначылар
Бюро әгъзалары, әйтелгән чаралар белән беррәттән, кичләрен тиешле тәртип булдыруга зур көч куйдылар. Дружиначылар саны артты. Бу эштән Тимур белән Наил дә читтә калмадылар. Шимбә коннәренең берсендә, мәсәлән, район мәдәният йортында җыр hәм биюләр белән кичә оештырдык. Бик күп халык җыелды, мәдәният йорты гөрләп торды. Дружинникларның берсе минем янга килеп:
– Ишек төбендә бер кешенең кулы нык кычыта бугай, нишлибез? – дип пышылтады. Берничә дружинник белән (алар арасында Тимур hәм Наил дә бар иде) ишек төбенә чыктык. Чыннан да сүз көрәштерү нык кызган, әмма егетләрнең йодрыклары әле эшкә керешмәгән иде. Боларның арасына кереп сөйләштек, үгетләдек. Шау-шу кубаручыларның бер ягы тынычланды, икенчесе тынычланыр урында үз сүзләрен сөйләүдә дәвам итте, яный да башлады. Боларны тынычландыра алмагач, район милиция бүлеге дежурныена шалтыраттык. Трубканы милиция хезмәте ветераны Гариф абый алган. “Монда мин бер үзем, постны ташлап китә алмыйм, берәрсен үзегез алып килегез”, – дип җавап биргән. Алып килүен килдек, әмма милиция бүлеге капкасын ачып керәбез дигәндә, тәртип бозучы, безнең кулдан ычкынып, дружинникларның берсенә нык кына сукты. Аны Гариф абыйга тапшырганнан соң киңәштек тә, икенче көнне бу хәлне райкомол бюросында тикшереп, җәмәгать судына чыгарырга кирәк дигән карарга килдек. (Ул заманда мондый чара Татарстанда шактый киң таралган иде). Суд бер атнадан соң җыелды. Мәдәният йорты халык белән тулды. Судны райкомның икенче секретаре Тимерхан Борhанов алып барды. Судка чыгарылган бу кеше hәм аңа ошаган башка тәртип бозучылар турындагы Тимерхан Борhановичның hәм судта катнашкан башка мөслимлеләрнең чыгышларын халык канәгатьләнеп каршы алды. Тәртип бозучыга административ чара күрелмәде, безнең “герой” үз гаебен таныдыһәм, дружинниклар рәтенә керәм, дип сүз бирде. Аның тарафыннан тәртип бозу очраклары кабатланмады.
Сад-бакчасында “перестройка”
Район һәм колхоз-совхоз комсомол оешмалары отчет җыелышларында иң еш күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – яшьләргә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә шартлар да, инвентарьлар дә булмавы. Чыннан да, Мөслим урта мәктәбен искә алмаганда, волейбол уйнарлык бер мәйданчык та юк. Район Сад-бакчасында уч төбе чаклы бер урында физик күнегүләрне яраткан яшьләр я түгәрәккә җыелып, я кәкре-бөкре ике агач утыртып, бау белән тоташтыралар да, таяк белән чикләрен сызып-билгеләп, караңгы төшкәнче туп сугалар. Футбол турында халык радиодан ишетсә дә, баскетбол, теннис һәм өстәл теннисы, кул тубы, бадминтон һәм спортның башка яңа төрләрен мөслимлеләр бөтенләй белми иде.
Бюроның киңәйтелгән утырышында спортның “Урожай” ирекле җәмгыятенең (ДСО) район оешмасы җитәкчесе Фатих Хафизов, ДОСААФ ирекле җәмгыятенең район оешмасы рәисе Мөнир Закиров, Мөслим урта мәктәбе физкультура укытучысы Дофак Фәттахов һәм башка актив катнашында бу проблема кискен куелды һәм бөртекләп каралды. Җавап көткән төп сораулар: “Район үзәгенең кайсы участогында, спортның нинди төренә мәйданчык ясарлык урын табып, кайчан һәм ничек җиһазларга?”.
Озак тикшергәннән соң, активның фикере район бакчасына “фокуслашты”: ул район үзәгендә, чирек гасыр ремонт күрмәгән, утырткан америка чаганнары куакланып, арасына кеше кермәслек булып үскән. Уртабер җирендә – трибуна, аңа таба салынган сукмакка чуерташ та җәелмәгән – яңгырлы көннәрдә басмалы түгел, аяк кара балчыкка бата.
Бакчаны заманча итеп яңартырга, волейбол, баскетбол, кул тубы мәйданчыклары, кыска дистацияләргә йөгерү өчен юллар төзергә дигән карарга киленде. Район Советы башкарма комитеты безнең тәкъдимгә каршы килмәде, такта, гравий ише материаллар белән ярдәм итүне үз өстенә алды.
Бакчада “перестройка” башланды: Мөнир Закиров һәм Фатих Хафизов җитәкчелегендә активистлар трибуна янындагы мәйданчыкны киңәйтү өчен куаклыклардан арындырырга, комачаулаган кайбер агачларны кисәргә керештеләр. Ләкин... бер сәгать дигәндә туктарга мәҗбүр булдылар. Алар каршында 1930 нчы елларда Мөслим авылында колхозлаштыру кампаниясе вакытында, яшьләр арасында мәдәният-агарту эшләре алып баруда бик актив катнашкан Ханова (Мөслим халкы ни сәбәп беләндер аны фамилиясе белән генә атап йөртте) әби яшь активистлар каршына килеп басты. Сүз уңаенда әйтим: югары уку йортларында укыган Мөслим студентлары җәйге каникулларга кайткач, мәдәният йортында җыелып күңел ачкан вакытларда Ханова әби, музыканы өздереп, зал уртасына чыга да яшьләрне колхозга я борчак алырга, я яңгырдан соң муртаеп яткан арыш яки печән покосларын әйләндерергә, я салам эскертләргә өнди иде.
– Сез нишләгәнегезне беләсезме, малай актыклары?! – дип әби егетләрне тирги башлады. – Бу бакчаны без бөтен Мөслим халкы белән утырттык, чиләкләр белән ташып су сибеп үстердек, кәҗә, сыердан, хулиганнардан сакладык, чүп үләннәреннән чистарттык. Такта әтмәлләгәч, койма белән әйләндердек. Ә сез? Безнең хезмәткә кул күтәрәсез... Мөслимдә җир беткәнмени? Әнә авыл кырына чыгыгыз да ни теләсәгез, шуны ясагыз – ирек!
Мөнир белән Фатихны үзе белән алып, әби райисполкомга китте. Анда перестройка башланганын, билгеле, белеп торалар иде. Шулай да мәсьәләне җентекләп тикшергәч, скандалны тыныч юл белән хәл иттеләр.
Бакчада “перестройка” дәвам итте. Бер ай дигәндә, мини-футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, алар әйләнәсендә кыска дистанциягә йөгерү юллары төзелде, болельщикларга ял итәргә эскәмияләр эшләнде. Сад-бакчасы да сакланды: ул яңарды, икенче тын алды, җанланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев