Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәрсе гыйбрәттер – театр!

Балалар өчен оештырылган театр түгәрәкләре даими эшли, үзләренең эш нәтиҗәләрен дә матур итеп күрсәтә беләләр.

Туган телне саклауда, милли мәдәниятне үстерүдә театр сәнгате зур роль уйный. Балаларны кечкенәдән театр сәнгатенә тарту, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү, сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан район мәдәният бүлеге ел саен авыл мәдәният йортларында, клубларда эшләүче балалар үзешчән театр коллективлары арасында конкурс игълан итә. 
Балалар өчен оештырылган театр түгәрәкләре даими эшли, үзләренең эш нәтиҗәләрен дә матур итеп күрсәтә беләләр. Октябрь аенда үзешчән балалар театр коллективлары өчен “Театр – балаларга!” дип исемләнгән район конкурсы үтте. Конкурсның максаты балалар театр сәнгатен үстерү, яшь талантларны барлау, мәдәният учакларына яшь тамашачыларны тарту иде. Максатка ирештек кебек: бер генә бала да бәйгедән читтә калмады. Бәйге барышында балалар тарафыннан әзерләнгән 24 чыгыш каралды. Коллективларның һәрберсе сәхнәгә зур әзерлек белән чыкты. Декорацияләр, костюмнар, музыкаль бизәлеш бик матур эшләнгән иде. Сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан нәни артистлар рольләрен чын күңелдән, оста итеп башкарулары белән җәлеп иттеләр. Конкурста катнашучылар әкиятләрне, балалар өчен язылган пьесаларны сәхнәләштереп, яшьтәшләренә, әти-әниләренә, әби-бабайларына тәкъдим иттеләр. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган бәйгедә татар, рус, мари телләрендә матур чыгышлар күрсәтелде. Мари Бүләр авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Йолдызчыклар” балалар театрына йөрүчеләр – мари халык әкиятен, Михайловка мәдәният йортында шөгыльләнүче нәниләр “Муха-цокотуха” әкиятен музыкаль жанрда ачып бирделәр. Үрәзмәт авылы балалары бик матур курчак театры күрсәтте. Крәш. Шуран, Вәрәшбаш мәдәният йортлары тәкъдим иткән чыгышларда балалалар белән бергә өлкәннәрнең дә сәхнәдә уйнавы тәрбияви алым булуы күренде. Пьесалар арасында якташларыбыз Фоат Садриевның “Алангөл гашыйклары”, Ләбиб Леронның “Аңгыра Сарык җүләре”, “Чәпәләй белән Тәпәләй маҗаралары” кебек әсәрләре булуы куандырды.
“Иң яхшы” дип табылган үзешчән балалар театр коллективларын кышкы каникулларда район мәдәният йортында күрергә мөмкин булачак. Район сәхнәсенә Иске Карамалы, Салауз-Мухан, Михайловка, Метрәй, Тойгелде мәдәният йортлары каршында эшләүче балалар үзешчән театр коллективлары чакырыла. Райондашларны “театр” дигән могҗизаны күрергә көтеп калабыз. 
Синара Яббарова, район мәдәният йорты режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев