Дөрес туклану мөһим
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславынча, кирәгеннән артык һәм югары калорияле ризыклар ашау, дөрес тукланмау негатив нәтиҗәләргә – нерв һәм ашкайнату системасы авыруларына, сколиоз, тазару, гипертониягә китерә. Статистика буенча Европадагы һәр бишенче балага артык гәүдә авырлыгы диагнозы куела.
Табигый ризыклар күп булырга тиеш Ризык аша кеше организмы үсемлек һәм хайваннардагы барлык химик матдәләр белән тыгыз бәйләнешкә керә. Азыкның составы, үзенчәлеге, күләме организм үсешенә, аның физик ныклыгына, эшләү сәләтенә, психик халәтенә йогынты ясый. Организмның барлык мөһим функцияләре эшчәнлеге туклану белән бәйле. Сыйфатлы ризык организмда яңа күзәнәкләр, яңа тән тукымасы барлыкка килүгә, энергия өстәлүгә китерә. Ризык – организмда ферментлар, гормоннар һәм башка матдәләр алмашын көйләүче дә. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә кеше тиз картаерга, гомер озынлыгы кыскарырга мөмкин.
Организмны кирәкле азыктөлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Иртәнге аш тиешле калорияле һәм туклыклы, ягъни көнлек калориянең яртысын алырлык
булсын. Ул “злак”лардан, җиләк-җимеш һәм сөт продуктларыннан торырга тиеш. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә еш очрый торган
авырулар – алиментар дистрофия (аксым калориясе җитмәү), авитаминоз (цинга, рахит, пернициоз анемия), симерү, диабет, үт куы гына таш утыру, атеросклероз һ. б.
Туклану рационында табигый ризыклар күп булырга тиеш.
Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар – алдан эшкәртелмәгән натураль ризыкларда. А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер,
цитрус җиләк-җимешләрдә күп.
В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-
җимештә, яшел яшелчәләрдә бар.
Д витамины булган продуктларга
сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә. Е витамины төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар. С витаминына җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Ул бигрәк тә сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп.
Файдалы һәм зыянлы калорияләр буламы?
Ризыкның энергетик кыйммәте калорияләрдә үлчәнә. Калория – ул бары тик “ягулык”
кына, ул “файдалы” яки “зыянлы” була алмый. Организмның активлыгына энергия кирәк.
Сүз физик йөкләнешләр турында гына түгел, ә акыл хезмәте, йөрәк тибеше, сулыш алу, ашказаны трактларының мотор активлыгы һәм башкалар хакында да бара. Кирәкле калорияләрне без ризыкның төп компонентларыннан алабыз: аксымнар, майлар, углеводлар. Һәрберсенә булган ихтыяҗ аерым кешенең яшәү урынына, җенесенә, яшенә, физик халәтенә, яшәү рәвешенә бәйле рәвештә үзгәрә. Сәламәт
кеше рационының энергетик кыйммәтләргә кертелгән ризык компонентларының уртача
бүленеше: якынча 55 проценты – углеводлар, 33 проценты – майлар, 14 проценты аксымнар. Әгәр кеше кирәгеннән артык калория кулланса, яисә аның ашказаны. балансы бозылса, барлык артык әйберләр дә май тукымаларына кереп бара. Әлеге күзлектән караганда, “зыянлы” калорияләр ул – артык калорияләр.
Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев