ДОСААФ кубогын кем алды?
13 ноябрьдә ДОСААФ региональ-иҗтимагый оешмасының район бүлеге ир-егетләр арасында волейбол буенча районара ярышлар үткәрде.
Бәйгедә барлыгы тугыз команда көч сынашты. Ярышларга Әлмәт һәм Сарман районнарыннан да командалар килгән иде.
– Районда волейболны популярлаштыру, әлеге уен төре буенча көчле командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган ярышта командалар актив булулары белән аерылып торды. Уеннарда йөздән артык спортчы катнашты. Мондый бәйге быел беренче мәртәбә үткәрелде. Киләчәктә ДОСААФ кубогына волейбол ярышларын ел саен үткәрербез, дип планлаштырабыз, – ди ДОССАФның район бүлеге җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Ярышларның хөкемдары Шамил Мадьяров билгеләп үткәнчә, әлеге спорт төре командалы булуы белән аерылып тора. Бәйгедә катнашучы командаларның бердәм булуына игътибар иттек. Ярышлар 10 сәгать дәвам итте.
– Без – Мөслимдә еш кунак. Бер генә спорт чарасыннан да калганыбыз юк. Биредә бәйгеләрне матур итеп оештыра һәм үткәрә беләләр. Мөслимдә эчкерсез, кунакчыл халык яши. Бәйгеләрдән соң сый-хөрмәт күрсәтми кайтарып җибәргәннәре юк. Ярышны оештыручыларга һәм безне бәйгегә чакыручыларга рәхмәт, – диде Сарман районы командасы егетләре.
Ки е р е н ке уенның нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынга Әлмәт районының “Система сервис” командасы лаек булды. Икенче урын Сарман командасына бирелде. Ә мөслимлеләргә өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Районыбызның “Илтранс” командасы башта алдырып китсә дә, уенның ахырына таба егетләр, күрәсең, арып китте.
Җиңүче командаларга ДОСААФның район бүлеге Мактау грамоталары, статуэткалар тапшырды. Беренче урынга чыккан әлмәтлеләр күчмә кубокны алды.
– Волейболны яратмаган кеше юктыр. Бу уен тизлекне генә түгел, көч һәм егәрлекне дә сыный. Даими рәвештә волейбол уйнаучылар гәүдә матурлыгы белән аерылып тора, – ди дустының уйнаганын карарга килгән Ландыш Ганиева.
Лилия Шәймиева.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев