Дөньяда ниләр генә юк!
Җир тирәли орбитадагы Хаббл телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан. Физик теорияләр буенча, дөнья моннан 15 миллиард ел чамасы элек бик каты “олы шартлау” нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм шуннан бирле киңәя бара. Бүген без галәмнең кырый чите дип күргән нәрсәләр чынлыкта аның “яшь чагындагы” күренеш булып тора, һәм, кем белә, тагы да көчлерәк телескоплар белән кешеләр берәр вакыт, бәлки, “олы шартлау”ның үзен дә күрер.
Җир тирәли орбитадагы Хаббл телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан.
Моннан йөз еллар элек Америкада хатын-кызларның итәк астына яшерелә торган җыелмалы урындык – турнюр дигән нәрсә модага кергән булган. Тик дөнья буйлап киң таралып китә алмаган. Чөнки шул ук чорда җиргә тиеп торган, калын тукымадан тегелгән итәкләр әкренләп юкара һәм кыскара башлаган.
* * *
Күренекле Америка иллюзионисты һәм телерепортеры Джеймс Рэнди моннан дистә ел чамасы элек сәер генә конкурс игълан итә: кем дә кем нинди дә булса парапсихологик я экстрасенсор күренешне шикләнмәслек итеп күрсәтеп бирә ала, шуңа үз хисабыннан 10 мең доллар бирәчәк. Телепатия, күрәзәлек, левитация, ягъни әйберләрне акыл көче белән генә күчерү дә ярый, теге дөнья белән спиритик контакт, буш кул белән хирургик операция тәкъдим итәргә дә мөмкин, чынлыгы гына хак булсын, ди. Бераздан Рэндиның конкурс фондына тагын 260 кеше һәм оешма кушыла, аның суммасы 1 миллион 112 мең долларга җитә. Әммә шунысы гаҗәп: төрле могҗиза һәм шифа сеанслары үткәреп кәсеп итүчеләр дөньяда санап бетергесез булса да, конкурс акчалары инде ничә еллар һаман банкта ята бирә, ди. Фәнгә билгеле булмаган бәләкәй генә бер нәрсә күрсәтеп миллионер булырга теләүче кеше һаман юк, ди.
* * *
Җир тирәли орбитадагы Хаббл телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан. Физик теорияләр буенча, дөнья моннан 15 миллиард ел чамасы элек бик каты “олы шартлау” нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм шуннан бирле киңәя бара. Бүген без галәмнең кырый чите дип күргән нәрсәләр чынлыкта аның “яшь чагындагы” күренеш булып тора, һәм, кем белә, тагы да көчлерәк телескоплар белән кешеләр берәр вакыт, бәлки, “олы шартлау”ның үзен дә күрер.
* * *
Заманча көнкүреш техникасының электр шнурын гел тартып алмасаң да була, бер кызыл күзе генә янып калган бәрәкәтле режимда алар энергияне юк дәрәҗәдә аз сарыф итә. Еш сүндереп кабызмасаң, аппаратның янып чыгу ихтималы да нык кими. Шуңа күрә, хәзер Америкада һәм алга киткән Европа илләрендә электр өзгеч кнопка турында инде онытып баралар. Тик, дөнья бик киң булу сәбәпле, бәрәкәтле режимның да тулаем куәте бик зур, бөтенесен кушып санаганда, “кызыл күз”ләр 5 млн квт, ягъни уртача зурлыктагы 5 электростанциянең энергиясен йота икән.
* * *
Америка басуларында калын сабаклы люцерна сортын күпләп чәчә башлаганнар. Махсус машина белән аның яфракларын сыдырып алып малга ашаталар, ә сабагын электр станцияләрендә ягулык итеп кулланалар. Берничә дистә фермер өчен уртак бер шундый станция гадәттә 75 мегаватт энергия бирә, ди.
* * *
Франциядә бензинга биштән бер өлеш су кушып, аерылмый торган эмульсия ясау җаен уйлап тапканнар. “Аквазоль” дип аталган мондый катнашма мотор цилиндрын азрак кыздыра, нәтиҗәдә агулы азот оксиды, төтен һәм корым азрак барлыкка килә, мотор бәрәкәтлерәк эшли. Тик катнашма ясауның кайбер технологик кыенлыклары аркасында “аквазоль” әлегә гади бензиннан чак кына кыйбатрак тора.
* * *
Археологлар, Иерусалим янында 1400 ел элек эшләгән бер монастырьның зиратын тикшереп, кызыклы гына ачышлар ясаган. Сөякләре анда яткан кешеләр таза гәүдәле булган, тик барысы да буыннар артритыннан интеккән. Җитмәсә барысының да тез капкачлары юри ялтыраткандай ялтырап тора, ди. Борынгыдан калган китаплар ярдәмендә моның сәбәбе дә ачыкланган. Сәбәп монахлар өчен гади генә: алар көненә алты тапкыр тезләнеп дога укыган, көн саен биек күтәрмә буйлап изге тау куышына төшкән, аның һәр бусагасында йөзәр тапкыр тез чүгәргә тиеш булган.
* * *
Мадрид каласында автобуста тотылган үсмер яшьтәге “куян”нарга бик оригиналь җәза бирә башлаганнар: аерым бер китапхәнәгә алып кереп кулына китап тоттыралар да, соңыннан кәгазь битенә китапның кыскача эчтәлеген язарга кушалар икән. Шунсыз чыгармыйлар. Болай, билгеле, әдәбияткә мәхәббәт уятып булмый, тик, властьлар фикеренчә, аз булса да уку күнекмәсе бирелә.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев