Батырлар онытылмасын!
1919 елда районыбызньң Островка авылында туган. Шуган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Урта Азия геология трестында топограф булып эшли. 1939 елда Кызыл Армиягә алына. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Гвардия капитаны, танк батальоны командиры урынбасары була.
Днепров хезмәт иткән танк дивизиясе 10 нчы ноябрьдә Тула янында эшелоннан төшү белән сугышка керә. Яшь офицер һәм аньң иптәшләре дүрт тәүлек буена үз-үзләрен аямыйча сугышалар.15 нче ноябрьдә ике мәртәбә яралангач та, Петр Днепров сугыш кырыннан китми.
Мәскәү янындагы сугышларда П. Днепров экипажы һәрвакытта һөҗүм итучеләрнең алгы сафында була.Туган җиребезне фашист яуларыннан арындыра барып, совет сугышчылары һаман көнбатышка омтылалар. 1945 елның январенда танкистларга укчы дивизияләр белән берлектә дошманның көчле оборона линиясен өзәргә приказ бирелә. Шушы операция вакытында капитан Днепровка дошман тылына разведка ясарга кушыла. Бу героик поход дүрт көн дәвам итә һәм гомуми уңыш белән тәмамлана. Бу көннәрдә Днепров отряды дошманньң 180 автомашинасын, 8 орудиесен, 4 танкын, 200 ләп солдат hәм офицерын юк итә.
СССР Югары Советы Президиумынын 1945 елнын 27 нче февраль Указы белэн сугышта курсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен Петр Алексеевич Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул көнбатышка походын дәвам итеп, Одер һәм Шпрее елгаларын кичудә катнаша, Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый. Сугыштан соң отставкадагы майор П. А. Днепров башта партия органнарында эшли, соңыннан инженер хезмәтен дә башкара. Ул 1974 елның 23 нче июлендә Киевта вафат була.
Фото – https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%BD%D0%B5%D0%BF%D1%80%D0%BE%D0%B2,_%D0%9F%D1%91%D1%82%D1%80_%D0%90%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B5%D0%B5%D0%B2%D0%B8%D1%87 алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев