Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Дистәләгән гаиләгә ярдәм: Татарстандагы түләүләр, субсидияләр һәм ташламалар турында

Татарстанда балалы гаиләләргә зур игътибар бирелә

«Татар-информ» күп балалы гаиләләрнең республикада нинди ярдәмгә өметләнә алуын ачыклады.

«Республикада гаиләләргә 60тан артык социаль ярдәм чарасы күрсәтелә»

Татарстанда 58,7 меңнән артык күп балалы гаилә яши, әлеге гаиләләр 187,6 меңнән артык бала тәрбияли. Соңгы 12 елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2,5 тапкырга арткан Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.

«Республикада гаиләләргә 60тан артык социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион гаилә кыйммәтләренә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә», - дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә «күп балалы» дип таныла. Алар өлкән баланың 18 яшенә кадәр яки 23 яшенә кадәр белем бирү оешмасында көндезге белем алу шарты белән социаль ярдәм чаралары ала.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде

Татарстанда күп балалы гаиләләргә алты яшькә кадәрге балалар өчен даруларга ай саен субсидия каралган. Быел әлеге ярдәм чарасын 53,7 меңнән артык кеше ала.

Моннан тыш, республикада күп балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 процент күләмендә субсидия ала. Күп балалы гаиләләрнең балалары өчен ай саен юлга түләүгә субсидия каралган. Аны 77,1 меңнән артык кеше ала.

Бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала тугач, гаилә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие ала. Мондый гаиләләр шулай ук яшь ярымга кадәрге һәр балага мең сум күләмендә айлык пособие алалар.

Балалары бакчаларга йөргән ата-аналарга аерым социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Аларга мәктәпкәчә оешмада бала карау өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә. Беренче балага компенсация ата-аналар түләвенең уртача күләменнән 20 процент тәшкил итә, икенчесенә – 50 процент, өченчесенә һәм аннан соңгы балаларга – 70 процент.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/distalagan-gailaga-yardam-tatarstandagy-tulaular-subsidiyalar-ham-taslamalar-turynda-5907513

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев