Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру үзебез өчен кирәк

Җирлегебездә рухи-әхлакый үсеш елы игълан ителүе һәм берничә юнәлештә эшләячәк ведомствоара программа хакында мөслимлеләр хәбәрдар инде. Программаның бер юнәлеше сәламәтлек системасына кагыла. Демографик күрсәткечләрне яхшырту, халыкның гомер озынлыгын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны күздә тотучы юнәлеш буенча нәрсә эшләнәчәк? Болар хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов белән әңгәмә кордык.

– Рамил Әзһәрович, җирлегебездә кабул ителгән программаны тормышка ашыруда сәламәтлек саклау өлкәсенә нинди бурычлар йөкләнә? 
– Бишьеллык ведомствоара программа булгач, эшләнәсе эшләр дә шактый һәм күләмле булачак. Җитеш тормышыбызны эчке дөньябызның матурлыгы белән баетыр, сәламәтлегебез турында кайгыртыр вакыт җитте. Диспансерлаштыруның үзе өчен кирәклеген халык инде аңлады. Узган ел аны 4438 кеше үткән, 2017 елда бу сан 3735 кенә иде. Сәламәтлекләре буенча беренче төркемгә керүчеләрнең нибары 13 процент кына булуы, хроник авыруларның 35,7 процент тәшкил итүе борчу тудыра. Яшәү рәвешебез нинди, сихәтлегебез турында кайгыртабызмы? Халыкны шул сораулар уйландырырга тиеш. Тикшерү барышында 11 яман шеш авыруы һәм аларга шик туу очрагы теркәлде. 1669 кешедә йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле чирләр ачыкланды. 131 кешедә сидек-җенес юллары белән бәйле авырулар табылды. Алар барысы да поликлиникада диспансер исәбенә алынды. Авырулар табиб күзәтүе астында дәвалану алырга тиеш. 
Диспансерлаштыруның сыйфатын күтәрү сорала. Аның үтәлешен 100 процентка җиткерү өчен оешма-предприятие җитәкчеләренең дә ярдәменә өметләнәбез. Оешмаларда шушы уңайдан аңлату эшләре алып барылса, бер дә начар булмас иде. Халыкның тормыш активлыгын, гомер озынлыгын арттыруда диспансерлаштыруның роле зур булуын аңласак иде. 
– Районда халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә нинди үзгәрешләр булды? 
– Демографик үсеш соңгы елларда район җитәкчелегенең дә даими контролендә. Бу мәсьәлә ведомствоара комиссияләрдә даими тикшерелеп тора. Кешеләрнең үз-үзенә кул салу очракларының кимүе, производствода имгәнүләр, суга батып үлү очракларының сизелерлек кимүе дә нәкъ менә профилактик эшчәнлекнең уңай нәтиҗәседер, дип уйлыйм. 
Быелның 3 апреленә тупланган мәгълүматларга караганда, районда 19927 кеше яши, шуларның 4144е – 18 яшькәчә балалар, 65 яшьтән өлкәннәр – 3452 кеше. 
– Рамил Әзһәрович, хастаханәдә халык сәламәтлеген даими контрольдә тотарлык, критик хәлләрдә үлемнән алып калырлык җиһазлар бармы? 
– Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтен, кабул итү бүлекләрен тромболитик препаратлар белән тәэмин итү бик отышлы булды. Бу, үз чиратында, инсульттан үлем очракларын да сизелерлек киметте. Районда хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемнең кимүгә таба баруында медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшыру, яңа төр технологияләр кертелү дә төп роль уйный. 
– Шулай да әле проблемалар бар, дип беләбез... 
– Бу очракта сүз прививкаларга барып тоташа. Кайбер әти-әниләр балаларына прививка ясатуга теше-тырнагы белән каршы. Ә бит сабыйга вакытында ясалган вакцина, иң беренче чиратта, баланың үзе өчен, аның сәламәтлеге өчен кирәк. Вакытында прививка ясату, медицина каравы үтү – авыруларны булдырмауда төп чараларның берсе. Райондашларыбыз бу мәсьәләгә җитди игътибар бирсеннәр иде. 
–Халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту буенча нәрсә эшләнде? 
– Узган ел Түбән Табын авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Авыллардагы алты ФАПка ремонт ясалды. Хастаханәгә 456 мең сумлык медицина техникасы һәм җиһазлар кайтартылды. Болар медицина хезмәтен тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирде. “Безнең кадерле ветеран” республика программасын тормышка ашыру йөзеннән хастаханә бүлекләрендә уңайлы, заманча җиһазланган палаталар да эшли. 
– Кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителгән? 
– 2018 дәвамында районга ике табиб кайтты, быел тагын өч табиб кайтыр дип көтелә. Кадрларны саклау, халыкта сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау кирәклеге һаман да актуаль булып кала. 

Әңгәмәдәш – 
Лилия Шәймиева. 
Фото– «Мөслим-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев