Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Диктант яздык

3 ноябрьдә барчасы зур этнографик диктант язды. Диктант Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә 1500 мәйданчыкта узды. 

– Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә, шулай ук игътибарны кирәкле һәм актуаль фән булган этнографиягә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде диктант язуда катнашкан район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Быел этнографик диктант ”Халыклар күп – ил бер генә” исеме астында алтынчы мәртәбә үтте. Беренче тапкыр диктантны райондашларыбыз 2016 елда язганнар иде. 
– Мондый акцияләрдә катнашырга яратсам да, әлегәчә этнографик диктант язганым юк иде. Шунысы сөендерә, диктантта катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Актив булуыбыз бик яхшы дип уйлыйм. Милләтләр дуслыгы яшәргә тиеш! Иң мөһиме – бер-беребезне хөрмәт итеп яшик! – диде райондашыбыз Йолдыз Зәкиева.
Мөслимдә әлеге диктантны язу район мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Этнографик диктант өч мәйданчыкта – “Мизгел” яшьләр үзәге, китапханә һәм Мари Бүләр мәктәбендә офлайн режимда үтте. 
– Офлайн тәртиптә рус телендә этнографик диктант язу, беренчедән, безнең белемнәрне сынарга зур мөмкинлек булды. Үзенә күрә бер кроссворд та кебек бит инде бу. Башны эшләтергә, уйларга, белгәннәрне искә төшерергә кирәк. Тагын шунысы бар, мондый чаралар төрле милләт халыкларын бербөтен итә, бер йодрыкка туплый, – диде диктант язучы Зөһрә Шәйхелисламова, 
Җирлегебездә этнографик диктантны барлыгы 48 кеше язды. Өч мәйданчыкта төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючылар, укытучылар, мәдәният, спорт бүлекләре хезмәткәрләре, дин әһелләре белемнәрен сынады. 
– Диктант биремнәрен эшләргә 45 минут вакыт бирелде. Шушы вакыт эчендә 30 сорауга җавап бирергә өлгерергә кирәк иде. Бүгенге көндә баручы Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле сорау беренче итеп бирелгән иде. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирүчеләр максималь 100 балл җыя. Мин диктантны уңышлы язганмындыр дип уйлыйм, – диде “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Акция нәтиҗәләре Россия Федерациясе Конституциясе көнендә – 12 декабрьдә билгеле булачак. Нәтиҗәләр белән муниципаль район сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин. Анда катнашучының исем-фамилиясе язылмый, нәтиҗәне һәркем үзенең идентификация номеры буенча карый алачак.

Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев