Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диктант яздык

“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Татарча диктант” акциясе узды

Акциядә район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы 15 кеше катнашты. Диктант язу өчен махсус бланк, ручка бирелде. Акциядә катнашучыларга Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзек тәкъдим ителде.

– Әлеге чара “Татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеген бирә. Моңа кадәр дә шундый акцияләрдә катнашканым булды. Һәркем туган телен яратырга, грамоталы булырга тиеш. Грамоталы булу – модада! – ди Нурсинә Смелова.

Заманга ияреп, каләм тотып язарга да оныта башладык. Техника алга киткән заманда яшәгәч, хатларны да, башкасын да компьютерда җыябыз. Диктант язучыларга карап, ихтыярсыз, университетта укыган, лекция язган вакытлар искә төште. Яшьлек елларын искә алучылар бу чарада шактый булып чыкты.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев