Декларация тапшыру бара
Физик затларның керемнәренә салым буенча декларация кампаниясе дәвам итә, дип хәбәр итәләр ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясеннән. Ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып ул 2022нче елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.
2021 елда гражданнар күчемсез милекне, милек хокукларын һәм башка милекне реализацияләүдән; кыйммәтле кәгазьләрне сатудан; лотерея операторларыннан, букмекер контораларында һәм тотализаторда үткәрелүче азартлы уеннарны оештыручылардан отыш рәвешендә; гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча физик затлардан; чит ил чыганакларыннан керем алучылар яшәү урыны буенча салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
РФ Салым кодексының 217 маддәсе 18.1 пункты нигезендә физик затлардан бүләк итү тәртибендә алынган (күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлардан кала) акчалата яисә натураль формадагы керемнәргә салым салынмый. Димәк физик зат башка физик заттан бүләк бирү тәртибендә акчалата керем алган очракта әлеге керемнәр физик затлар кеременә салым салудан азат ителә.
Күчемсез милекне бүләк рәвешендә алган очракта керемнәргә салым салынырга мөмкин (гаилә әгъзасы яисә якын туганың бүләк иткән очрактан кала), монда бүләк ителгән милекнең кадастр бәясе исәпкә алына. Гаилә әгъзаларыннан яисә якын туганнардан алынган һәртөрле бүләккә НДФЛ каралмаган.
Тормыш иптәшләре, ата-аналар һәм балалар (шул исәптән уллыкка алучылар һәм уллыкка алынучылар), бабайлар, әбиләр һәм оныклар, бертуганнар һәм әтиләре яисә әниләре бер булган ир һәм кыз туганнар гаилә әгъзалары һәм якын туганнар булып исәпләнә.
Бүләк итүче якын туган булмаса (мәсәлән, туганының балалары, иренең әти-әнисе, туганнан туганнар һ.б.), бүләкне алган физик зат мондый салымны мөстәкыйль рәвештә исәпләп, исәптә тору буенча салым органына физик затлар керемнәренә салым буенча декларация тапшырырга һәм салымны түләргә тиеш.
Якын туган булмаган затлардан транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайларны бүләккә алучылар 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2022нче елның 15 июленә кадәр тапшырырга бурычлы, дип хәбәр итәләр ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясеннән.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев