Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Декабрьдә бакча эшләре

Декабрь аенда синоптиклар кыш­кы “әбиләр чуагы”н фаразлый, шуңа күрә көзнең соңгы айларында баш­ланган бакча эшләрен төгәлләп куяр­га мөмкинлек туа. Киләсе елга да мул уңыш алырлык булсын.

 

Әле кар ятмады, кайбер киңәшләр бакчачы­лар өчен актуаль булырга мөмкин.

Бакча

Җиләк-җимеш агачларын бордос катнаш­масы (бакыр сульфаты һәм кальций гидрок­сиды) белән эшкәртеп алырга кирәк. Агачлар­да калган яфракларны да, җиләк-җимешләрне дә коярга кирәк. Агач каурыйларындагы зыян китерүчеләрне дә алырга киңәш ителә. Иске бо­таклардан да арынырга онытмагыз.

Яшелчә бакчасы

Декабрьне яңа уңыш үстерү өчен орлык алу­га багышлагыз. Икенче елга нинди түтәлләр яса­выгызны да планлаштыра аласыз. Кар төшкәнче чүптән бөтенләй арынып калыгыз.

Виноград үстерә торган урыныгыз булса, аны тагын бер кат карап алыгыз. Корыган өлешләрен кискәләргә мөмкин. Салкынга бирешүчән сорт­ларны яхшылап күмәргә онытмагыз.

Чәчәк бакчасы

Әйләнә-тирәне аллы-гөлле төсләргә күмеп утырган чәчәкләрегез турында онытмадыгыз­мы? Ел әйләнәсе яшеллеккә күмелеп утыра тор­ганнарын корыган боткалардан арындырыгыз.

Тагын бер үзенчәлекле киңәш! Агачларга җимлек куегыз. Безнең якларда кышларга кал­ган кошлар агачка төрле зыян салучылардан коткарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев