Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Әдәби-музыкаль кичә

Ә бәйрәмебезнең өченче өлеше чәй өстәле артында дустәнә әңгәмә, матур теләкләр белән үрелеп барды.

Мөслим Үзәк китапханәсендә Халык язучысы, драматург, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, С.Сөләйманова, Р.Фәхретдин, Р.Төхвәтуллин исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Авылым – көч, дәрт, илһам чыганагы булды” исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә әдипнең әсәрләреннән өзекләр укылды, “Тозлы бал” китабына кергән “Сиңа гына әйтәм...” комедиясеннән өзек тәкъдим ителде. Кичәнең икенче өлешендә сүзне Фоат абыйның якын кешеләре, дуслары , каләмдәшләре, райондашлары, гомер юлын бергә үткән замандашларының изге теләкләре яңгырады. Чарада якташ язучыларыбыз Хәбибуллина Роза Шакировна, Садриева Лилия Яссировна, актив ветераннарыбыз: Низамова Р.Н., Йосыпов М.Ш., Йосыпова Ф.Ш., Шәрипов Р.М., Фәрхетдинова Г.Г., Дәүләтова Р., Солтанова Ә.Я., Хәбибуллин Р.Х., җырчы егет-кызларыбыз: Мөслим сәнгать мәктәбе укучысы -Нияз Мирзаянов, Мөслим лицееның тарих укытучысы- Айнур Латыйпов, Эльза Хисамиева катнашты. Әсәрләрдән өзекләрне укыдылар: “Авылдан хатлар” - Мингазов Рүзәл, “Тургай” - Шаехов Юныс, “Таң җиле”- Гыйльманова Фәһимә, “Бәхетсезләр бәхете” - Насифуллина Рүзилә. Спектакльдә рольлләрне башкардылар: Миңлебикә – Дәүләтова Гөлзирә, Җәмилә –Сөләйманова Гөлнур, Гыйльмениса – Каюмова Филия, Карчык – Минһаҗева Гөлнара. Аппаратура артында җырларга көйләрне кушып торучы –“Үзәк балалар китапханәсе” мөдире Кашапова З.М. булды. Кичәбез ахырында “Үзәк китапханә” директоры Мадьярова А.М. Фоат абыйны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә бәйрәмебезнең өченче өлеше чәй өстәле артында дустәнә әңгәмә, матур теләкләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев