Әдәби мизгел. Җылы оя ( Сугыш)
Ирләр белән беррәттән авылның иң яхшы атларын да сугышка алдылар. Җәй башында авылда бөтен мәшәкать карт-корыга, хатын- кызга, бала-чагага калды...
Роза Хәбибуллина.
Җылы оя
повесть
СУГЫШ
–Герман котырып кораллана, сугыш булмый калмас,-
диделәр дөнья күргән өлкәннәр. Бар кеше сугыш куркынычын тоеп, шомланып яшәсә дә, ул афәт көтмәгәндә башланды. Мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме икенче июнендә Советлар Союзының төнъягыннан көнъягына кадәр меңәрләгән километрларга сузылган чикләр аша немец фашистлары бәреп керде...
Бу куркыныч хәбәр йөрәкләрне өшетте, авылның нуры сүнде, моңсулык иңде көләч йөзләргә. Сугышның беренче атнасында ук типсә тимер өзәрдәй ир – егетләрне армиягә озаттылыр. Шофер Исламгали, колхозга бүләк итеп бирелгән полуторкага утырып, сугышка китте. Ирләр белән беррәттән авылның иң яхшы атларын да сугышка алдылар. Җәй башында авылда бөтен мәшәкать карт-корыга, хатын- кызга, бала-чагага калды...
Ләйлекәй дүрт баласы белән Мирзагалине олы юлга кадәр озатты. Гөлгенәне Ләйлекәй, дүрт яшьлек Дамирәне Мирзагали кочагында күтәреп барды, Мулланурны Мөхәммәтнур җитәкләде. Сабыйлар әле бер ни аңламый, Мөхәммәтнурның гына күзләрендә олыларга хас кайгы уты көйри иде...
–Авыр булыр инде Ләйлебәдәр, нишләрсең микән? Әллә тракторга утырасыңмы? Механизаторларга колхозчыларга караганда күбрәк түлиләр. Эше җиңел түгел инде аның. Бу балаларны нишләтерсең, тракторчы көне-төне басуда була бит. Көчең җитәр микән ?
–Җан биргәнгә – җүн бирер, диләр. Безнең өчен кайгырма. Менә син генә ут эчләренә китәсең...Берүк үзеңне сакла! И Раббым! Исән- имин кайтырга язсын !
Төн буе йокламыйча, ирен юлга хәзерләгәндә сөйләштеләр.
–Улым, син йортта иң өлкән бала, әниеңә, апайларыңа булыш! –диде әтисе Мөхәммәтнурга..
–Ярар,– диде малай, мөлдерәп төшкән яшьләрен күрсәтмәс өчен түбән карап.
–Печән калынаеп килә, вакыт булган саен чабып, җыештыргалагыз, сыерны асрарга тырышыгыз.
Олы юлга чыккач, Мирзагали балаларын үбеп, аркаларыннан сөйде. Хатынын кочаклап үпте дә:
–Ләйлекәй, син мине көт, кайтырмын Алла бирсә, –диде.
Авыл очында хатыннар, балалар басып калдылар. Ирләр, газизләре күздән югалганчы, авыллары ягына кайрылып карап киттеләр...
* * *
...Мөхәммәтнур болай да үзен үскән дип саный, чөнки өйдә дә, ихатада да кул арасына керә башлаган иде: апайларын караша, йомышка йөри, мал-туарны да карый. Аның нәрсәсе бар: лапасны тазарта, малларга ашарга печән сала, су эчертә.
Әтисенең киткәндә әйткән сүзләрен аңа зур ышаныч белдерүе дип кабул итте. Эшләр, тырышыр, әнкәен дә, апайларын да карар.
Колхоз июнь азагында печәнгә төште. И Кадыйр! Күкрәк киереп, киң колач белән пакусларны кыеп кына барган ирләр кая? Хатын-кызлар, яшүсмерләр чапкан урыннар ала-кола пеләшләнеп кала. Картлар оста чабалар чабуын, тик тыннары кыска – тиз хәлдән таялар. Ничек булса да, тырышырга, көннәр әйбәт торганда печән әзерләп калырга кирәк.
Колхоз эшеннән соң кичләрен Ләйлебәдәр улы белән урман аланнарында, юл буйларында күз бәйләнгәнче печән чаба, көннең озын чагы бит. Кипкән печәнне Мөхәммәтнур араталы бәләкәй арба белән ихаталарына ташый. Бер көн дә калмыйча, кайдан таба, я печән, я коры-сары утын алып кайта. Коры ботакларны җыеп, бау белән бәйләп, бәләкәй арбага сала. Коры булса да, төягәч арба авырая, кайтып җиткәнче маңгае буенча аккан тир күзләрен әчеттерә. Авырлыгы берни түгел, менә лесник очрамаса ярар иде дип, алны-артны карап, кача-поса йөрүе кыен. Очраса, җыйган ботак-сатакны кире урманга илтеп бушаттыра. Арбаны алып кала.
Ләкин ул курку-борчылулар әнисенең сөенгәнен күргәч, онытыла:
–И улыкаем, алай да син бар, синсез мин нишләр ием!
Бу сүзләрдән соң ул үзен егет итеп сизә. Көзен дүртенче класска укырга барасы малай, өй хәлләре турында уйлый: әнкәе эштә, үзе укуда чагында бу бәләкәйләр үзләре генә нишләрләр микән? Тәнәфестә чабып кайтып килгәләсәң генә инде.
* * *
АЯНЫЧ ХӘЛ
Акхуҗаның “Кызыл сабанчы “ колхозы, башка авыллар кебек үк, аяныч хәлдә: бердәнбер машинаны сугышка озаттылар, тракторчы Мирзагалине беренче көннәрдә үк сугышка алдылар.Колхоз рәисе Сәетгали дә печәтен аксак Тимершәех абзыйга тапшырып, сугышка китте.
Кичке нәрәткә җыелгач, бер мәлгә гаҗизлектә утыралар. Тәртипкә салынган тормышның асты-өскә килде. Шулай да алда ни торганы барысына да ачык: печәнне тизрәк тәмамларга, уракка әзерләнә башларга кирәк.
–Җәмәгать, кичекмәстән тракторга өйрәнергә берәрсен җибәрергә кирәк мытыеска, – диде Тимершәех. –Кемне җибәрәбез? Тракторсыз булмай! Печәне аның әле бер хәл, ипи өлгергәч нәмәшләрбез? Ничек суктырырбыз?
–Ләйлебәдәрне җибәрсәк ничек булыр? Ул трактор җөртә белә .Мирзагали өйрәткәләде бугай.
–Җөртүен җөртер, аның бер көтү җәш балаларын кем карар? Аяксыздан-күтсез, дигәндәй .Укырга барырга кирәк бит инде барыбер, аларны ничек ташлап китсен? –диде берсе.
–Алай булгач, кемне тәкъдим итәсез? Кемне җибәрергә була?
–Ирләр арасыннан тучны җибәрер кеше җук. Хатыннар белән сүләшеп карарга кирәк.
Сөйләшеп карадылар, тик хатыннарның берсенең дә йөрәге җитмәде, кайсы булдыра алмам диде, кайсының баласы бәләкәй. Аптырагач, Ләйлекәйне чакырдылар. Тимершәех эшне аңлатып бирде. Ләйлебәдәр ире белән булган сөйләшүне исенә төшерде.
–Тимершәех абзый, мин каршы түгел, тик балаларым бик бәләкәй бит, үзләре генә яшәрлек түгел. Нәрсә эшләем соң...
–МТСта кыскартылган курслар оештыралар. Аңынчы гына бианаң карап тора алыр әле. Ул тиклем карт түгел бит.
Ризалашты Ләйлебәдәр. Колхоздан ашарларына айга бер пот он биреп торырга вәгъдә иткәч, укырга барырга ризалашты. ”Бер пот он хәзерге заманда алтын бәясенә тора”, –дип куанды хатын.
* * *
Тимершәехның башкайлары чыдасын гына! Авылның бөтен мәшәкате аның җилкәсендә! Җигелеп авыр эшләрне тартырлык, таза бәдәнле ирләр юк бит! Берәү дә юк! Хатын-кызлар да, кавырсыны ныгымаган яшүсмерләр, карт-коры!
...Колхозлашканда җирләре алты йөз гектар булса, хәзер ул мең ике йөз кырык гектар! Ул меңгә якын гектарның ашлыгын урак, чалгы, лобогрейка белән ничек урып бетермәк кирәк?! Көнгә урак белән ничә сутый урасың?! Авылда кеше күп сыман тоела иде, баксаң, аның яртысы да эшкә яраклы түгел икән бит! Кемнән ярдәм сорыйсың, кем булышсын?! Бөтен җирдә шушы хәл...
Кешеләр белән җүнләп сүләшегез инде, хәлне тагын аңлатыгыз, уракка чыгучыларга көн саен ике йөз грамм он биреләчәк диегез. Урак тотарлык бар кеше дә чыксыные. Тимершәех бригадирларга шундый әмер бирде.
Рәис борчыла. Уен эш түгел: игеннәрне урып-җыеп бетермәсәләр, аның башы бетәчәк. Аннан сораячаклар. Шуңа күрә халыкка аз гына булса да кызыксындыру чарасы итеп, он бирдерергә булды. Анысы турында да районда белсәләр рәхмәт әйтмәячәкләр. Ни булса да булсын, урак кына барсын!
Рәис дөрес чамалады: он бирәчәкләрен белгәч, яшь балалы хатыннар да күкрәк балаларын бәләкәй арбага салып, уракка чыктылар. Өйдән ике кеше уракка чыкса, ул бит дүрт йөз грамм он дигән сүз!
Кишәрлекләргә бүленгән басу. Кояш ут тәгәрмәче кебек баш очында әйләнә, кызуы башка каба, тәннең суты әче тир булып маңгайдан ага, күзләргә кереп томалый, әчеттерә.
Арыган, сызлаган билләрен язарга баш калкыткан хатыннар гаҗәп хәл күреп шаккаттылар.
–Әстәгы ! Карагыз әле, теге карамада нәмә ул ?
–Бишек бугай!
–Кем кишәрлеге ул ?
–И Аллам! Майсрур баласын алып килгән ие бугай.
–Вәт исәр! Егылыр дип тә уйламый микән? Шул тиклем биек ботакка элгән!
–Баласы бәләкәй бит әле аның. Торырлык түгел...
Карама ботагындагы бишек тирбәлми... Бер яфрак та селкенми. Челлә кызуыннан басу өстендә зәңгәр рәшә уйный. Күк гөмбәзе кайнарлыктан төссезләнеп, агарып киткән. Тик басудагылар моны күрми: карашлары камыл төбендә...
Бишектәге нарасыйны нәрсә көтә? Күп елларга сузылачак ачлыктан исән калырмы? Канлы сугыш эчендә йөргән әтисен күрә алырмы? Ниләр язган аларга?
Ләйлебәдәр урак башлангач та ындыр табагында ашлык суктыра башлады. Сложный молотилканы эшләтә, көн буе тракторы гүләп тора, өйләдә кыска вакытка гына туктаган арада, балалары янына кайткалый. Иртән иртүк ашарларына пешереп, ашатып китә , көндезен бианасы күз-колак була. Күптән түгел генә ун яше тулган Мөхәммәтнур да яшьтәшләре белән басудан көлтә ташырга чыкты. Атлы эш аңа бик ошый. Аның өстенә, хезмәт көненнән тыш, әбәт ашаталар. Басуда көлтәләрне зурлар төяшәләр, ындыр табагында тагын хатыннар бушатышалар.Көлтә бушатырга кайткан арада Мөхәммәтнур, әнисенең ашлык суктырганын күреп, горурлана – ул бит анда иң главный кеше!
Кыш ачы бураннары, коточкыч салкыннары белән бик иртә башланды. Күңелләрдә дә шундый өшеткеч уйлар – немец Мәскәүгә кадәр килеп җитте. Авыл тилмереп солдат хатлары көтә. Мәңгелек кайгыга салып, газиз улларының, сөйгән ирләренең үлүе турында похоронкалар килә. Салкын, караңгы авылда төннәрен бөтенләй тормыш туктаган, дөнья беткән кебек, сирәк-мирәк этләр өргәләп җибәрсә генә, бу куркыныч чигенгәндәй була. Хәер, көндез авыр эштән изелгән кешеләр, берничә сәгатькә бу кайгылы, газаплы уйлардан арынып торалар.
Кич белән бердәнбер радионы тыңларга колхоз идарәсенә ир-атлар җыела. Коточкыч салкын кичләрнең радио бераз шыгырдап, сызгырып алганнан соң, Левитан тантаналы итеп:
“Под Москвой Советские войска перешли в контрнаступление и нанесли немцам сокрушающее поражение! Вражеские войска отброшены от Москвы на сто километров...”
Диктор немецлардан азат ителгән авылларны һәм шәһәрләрне санап китте.
Бу яңалыкны хәбәр итәргә дип, мич арасында утырган малайлар чыгып чаптылар.
–Әнкәй, нимесләрне Мәскәү янында безнекеләр җиңгәннәр! Әллә ничаклы фашистларны кырганнар! Танкларын, самолетларын юк иткәннәр! – дип Мөхәммәтнур шатланып кайтып керде. Сөенечле хәбәр белән әнкәен шатландырасы килде.
–Радиу тыңларга бардың мени? И Раббым, алда да җиңүләр насыйп итсен!– диде әнисе, уйларының барысын да улына әйтеп бетермәде:
“И-и-и, Алла! Нимесләр генә кырылмаган бит инде анда, үзебезнекеләр күпмедер? Газиз башкайларын салганнар... Ничек җир күтәрә микән бу Гитлерны? Ничек Аллаһы Тәгалә юл куя? Нинди гөнаһларыбыз өчен? Әллә заман ахыры киләме?”
Кырык беренче елның кышын, йөрәккә төшкән салкынын гомергә онытасы юк Ләйлекәйнең! Өйдә җылы тормый, балалар туңа. Мичкә ике мәртәбә яксаң, утын бетә. Әле алда ничә ай кыш...
Балаларын, тыштагы коточкыч салкында кышлаган сыерын жәлләп Ләйлекәйнең үзәге өзелә. Йокларга ятканда балаларын кат-кат киендерә.
***
ЮГАЛГАН СОЛДАТ...
Соңгы вакытта Мөхәммәтнур күңелсезләнеп йөри башлады.
–Улым, әллә берәр төшең авыртамы ?
–Җук, әнкәй, бер җирем дә авыртмай.
–Әллә мәктәптә бер-бер хәл булдымы ?
–Җук...
Мөхәммәтнур әйтмәгән серне Мулланур чиште:
–Пучталиун бер кыягаз китергәч, абый җылады.
Ләйлебәдәрнең тезләре хәлсезләнеп, тотмас булды, эскәмиягә чөмәште.
–Похоронкамы?
–Җук, җук әнкәй, үлгән димәгән, безвести пропал дигән! – Малай, телен тыймаган энесенә ачулы караш ташлап, яшергән җиреннән теге кәгазьне китереп бирде. “Волхов юнәлешендә барган сугышларда гвардии рядовой Зиннуров Мирзагали хәбәрсез югалды” диелгән иде ул кәгазьдә. ”Хәбәрсез югалган...Хәбәрсез югалган”, –дип кабат-кабат пышылдады Ләйлекәй. Хәбәрсез югалырлык ир иде мени ул ?”Үзенә төбәлгән сигез күзнең аңа мөлдерәп карап торуын күреп, үзәккәе өзелде...” Әтисез ятим калдылар балаларым... И Раббым! Ник шуларны кызганмадың? Аларның ни гаебе бар?!” Берсеннән-берсе вак дүрт баласын куркытырга теләмәде-кычкырып еламады, тын алырга да бирмичә, күкрәген баскан авыр кайгыдан балаларын кочагына алды:
Үлгән димәгәч, атагыз исәндер, Алла бирсә! Абыегыз шулай ди бит! –Гөлгенәсе белән Дамирәсен алдына утыртып, кечкенә юка гәүдәләрен күкрәгенә кысты. Аларның якынлыгы, җылысы ярылырга җиткән йөрәген ышыклагандай булды... Шул халәттә күпме утырганнарын да чамаламады, балалар да тынып, кыймылдамыйча әнкәләренә сыенып утырдылар. Ләйлекәйнең җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде, балаларын ашатырга кирәклеге исенә төште.
Аларны ашатып, йокларга яткырды. Үзе дә ут сүндереп ятты. Бу хәбәргә кадәр тормышлары авыр булса да, ачлы-туклы яшәсәләр дә бәхетле булган икән Ләйлекәй, чөнки Мирзагали исән иде...
Яңадан Мирзагалиен күрә алмас микәнни? Ниләр булды соң сиңа, Мирзагаликәем? Кай җирләрдә ятасың? Исәнме,үлдең микән? Дүрт балаңны ятим калдырып киттеңме?!
Тавышсыз гына елады, кайнар яшьләреннән яңаклары янды. И бәхетле дә иде бит алар! Бер-берсе белән килешеп, кадерләрен белеп яшәделәр... Сөйгән ире белән алты ел да җиде ай яшәп калды... Шулай да күңеленең бер почмагында Мирзагали үлмәгәндер, исәндер, сугышта ни булмас, аңын югалтып госпитальдә ятуы бар, яки әсирлеккә төшкәндер дип, өметләнде... Мирзагалиенә исәнлек теләп, сәдака кертте, ирен үлемнән йолып алырга гаҗизлектән, Ходайга ялварды, сабырлык сорады... Тешен кысып түзде –аңа дүрт баласын карап үстерергә кирәк!
Ләкин беркөн тракторын сүндереп, кайтырга юнәлгәч, тәненнән ток үткәндәй булды: ферма янындагы пар каенның берсен кискәннәр... Ләйлебәдәр килен булып төшкәннән бирле, фермада эшли башлагач та аларга сокланып йөрде, пар булганнары өчен. Ул аларны үзләренә охшата иде. Менә хәзер берсе ялгыз калган... Ул, каенны кочаклап, елап җибәрде:
–И җаныкаем, син дә минем кебек ялгыз калдың мени? Кайсының кулы барган?..
Каенны кочаклап озак, бик озак елады... Туктый алмый үкси башлады. Хәлсезләнеп, ялгыз калган каен төбенә шуып төште. Үз язмышының фаҗигасен бөтен барлыгы белән тойды: ул мәңгегә ялгыз, ятим... Киселгән каен кебек, аның Мирзагалие дә юк... Ялгыз каенның сыгылмалы нечкә ботакларын пар каены бер кайчан да иркәләмәс, беркайчан да үзара серләшмәсләр, җылы җилләрдән бергәләп шауламаслар, ул да Мирзагалиен яңадан мәңге күрә алмас...
Шушы вакыйгадан соң аның күңеле кителде, ялгызлыгы, ятимлеге баса башлады, өмете өзелде... Колагында гел бер җыр яңгырады:
Ялгыз каеннардан ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.
Кырык икенче елның апрелендә Ләйлебәдәрнең энесе Галимҗанның үле хәбәре килде. Бу кайгыдан ата-анасы өшәнеп, ябыгып, картаеп калды. Ата-анасы өчен дә, һәлак булган энесе өчен дә үзәге өзелде, кулыннан килгәнчә әнкәйләренә ярдәм итәргә тырышты.
Ашау ягы да начарланды. Баштарак тракторда эшләгән өчен он биргәләделәр, соңга таба бик сирәк эләкте .Әкренләп өйдәге әйберләр кими башлады: сатарлык, үтемле әйберләрне базарга барып, ашамлыкка алыштырды Ләйлекәй. Ун яшьлек Мөхәммәтнур чабата үрергә өйрәнде. Үзләреннән артканын базарга да алып чыккалады әнисе. Яшәү авырайды.. .
Кырык икенче елның язында Ләйлекәй трактордан төшмәде. Аш пешерүче хатын әбәт җиткәнне яулык болгап хәбәр салганчы, Ләйлебәдәр басуның бер башыннан икенче башына кара буразналар белән киләп сарый, авыз-борынына, күзләренә балчык тузаны тула, башы зеңли, кояшлы зәңгәр күкне дә күрми, сабан тургайлары сайраганны да ишетми-күз алдында бары сөрәсе җир.. Кайвакыт җир чайкала башлый, башы әйләнә...
Мосаллия инде әллә ничәнче кабат яулыгын да, кулындагы тастымалын да болгагач кына, килеп туктады.
–Ходаем, эшләп тә куясың инде, малакаем! Ничекләр түзәсең!. Кил әйдә, кулыңы җу, ашарга утыр. Бүген итле аш пешердем. Тимершәех мал суйдырган. Эшләгән кешенең кадерен белә персидәтел.
Басу станына әбәткә арыган сабанчылар җыелды.
Ашарга утырганчы, үгезләрне, сыерларны тугарып, чирәмгә җибәрделәр.
Шакмаклы ашъяулыкка туралган кабарып пешкән ипи телемнәрен өләште. Чәркәләрен тутырып аш бирде. Өйдә мондый сыйны күптән күрмәгән халык, итле токмачлы ашны тын да алмый, кинәнеп, рәхәтләнеп ашады.
–Хәкимҗан абзый, артка борылып утыр, ит өләшәбез!– диде Мосаллия
Куна тактасына турап куелган ит кисәген алып, Хәкимҗанга эндәште:
–Монысы кемгә ?
–Ләйлебәдәргә !
–Монысы кемгә?
–Үземә!
Барысы да кычкырып көлде.
–Кара әле моны, әллә артта күзе бар, олырак кисәкне эләктерде түгелме ?
Сабан сөрүчеләргә көнгә ярты кило ипи бирәләр. Ләйлебәдәр туйганчы аш ашый да, ипине балаларына алып кайта. Бүген өлешенә тигән ит кисәген дә капчыгына салды.
***
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев