Әдәби мизгел. “Тфү, тфү”, балык, кап!
Зөлфәтнең кармагын ыргытуы булды, шундук бер кушбашны тартып та чыгарды. Бәлкем, моны белми дә калырлар иде. Тик Зөлфәтнең әле балык судан күренү белән чинап кычкырып җибәрүе бөтенесенең игътибарын үзенә юнәлтте.
Малайлар, килеп карагач, аның чиләгендә кимендә ике килограмм балык барлыгын күрделәр. Бу барысының да күзен кызыктырды, кармакларын суга төрлечә тылсымлап ыргыттылар. Риф җимен болай дип “өшкерде”:
Кап, кап, кармагым,
Капчык төбен кармадым;
Капчык төбен кармаганда,
Пычраттым бармагым!
Фаил балыкларга бик каты боерды:
Төкереп салдым,
сикереп кап!
Яр башында ялтырап ят!
Ялтырамасаң,
калтырап кат!
Ислам да кыска гына итеп үз өлешен кертте:
Атаң, анаңны чакыр,
Кәҗә күек акыр,
Капчык төбе тап-такыр!
Мансурның туктаусыз балык каптыруына түзә алмыйча, Зөлфәт аның янына китте.
– Мин дә синең яныңда салыйм әле, – диде ул, зәңгәр күзләрен аңа мөлдерәтеп төбәп.
Мансур, аның үзе кыска, үзе ямьсез кәкре колгасына ишарәләп, аны үртәде:
– Синең бу колгаңнан куркып, балыклар качып бетмәсме соң?
– Курыкмаслар, – диде Зөлфәт чын күңелдән.
– Ярар, сал инде алайса, сал, – диде Мансур.
Зөлфәтнең кармагын ыргытуы булды, шундук бер кушбашны тартып та чыгарды. Бәлкем, моны белми дә калырлар иде. Тик Зөлфәтнең әле балык судан күренү белән чинап кычкырып җибәрүе бөтенесенең игътибарын үзенә юнәлтте. Кушбашы да ару гына иде, ул аны, саңагыннан эләктереп тоткан килеш, бөтенесенә күрсәтеп чыкты. Кушбашын полиэтилен букчасына салып, кармагын ыргытып, бер минут тормагандыр, калкавычы ике-өч кенә сикерде дә аска төшеп китте... Бусында алабуга капкан иде. Аннары аңа кызыл канатлар эләгә башлады. Ул кармагын салды да капкан балык белән шундук тартып та алды. Ул инде кычкырмый башлады. Мыш-мыш килеп, тизрәк балыгын кармактан ычкындырып, җим саплап, тагын суга атты, тагын алды. Монда мәзәк һәм аңлаешсыз бер хәл туды. Янына Зөлфәт килеп басуга, Мансурның калкавычы селкенеп тә карамады. Ул яңа җим саплап, әллә нинди әфсеннәр укып, төкереп ыргытса да, кармагына сыңар майма да килмәде. Ә Зөлфәтнең пакеты күзгә күренеп калыная барды. Моны барысы да күреп тордылар. Мансур тыштан берни дә әйтмәсә дә, аның йөзе ачудан караңгыланды. Зөлфәт чираттагы балыгын тартып чыгарган чакта, Мансурның күзләре атна буе ач торган кешенең ипи күргәч уйнаклаган күзләрен хәтерләтә иде. Ә Зөлфәт, сөенүеннән нишләргә белмичә, һәр балыгын аның борын төбенә китереп, “менә тагын берәү”, дип уйнатканнан соң гына букчасына салды. Мансур кызганыч иде.
– Зөлфәт, кил минем янга! – дип чакырып карады Ислам.
– Килде ди!
Зөлфәт әйләнеп тә карамады. Мансурның бер кечкенә банкасында бик юан өч аккорт бар иде. Шуның берсен саплап, кармагын Ыкның уртасына ук селтәп җибәрде. Барып төшеп бер-ике минут үтмәгәндер, жилканы дык итеп нидер тартты. Ул колгасын өскә күтәрмичә генә кармакны үзенә китерә башлады. Ярга килеп җиткәндә, балык шапыр-шопыр килеп карышырга тотынды. Моның зур балык икәнлеген бөтенесе дә күрделәр һәм аның тирәсенә җыелдылар.
– Кинәт тартма, жилкаңны өзә!
– Астан гына, акрын гына тарт!
– Бая чумган балыкның берсе бу!
Малайлар, түземсезләнеп, Мансур тирәсендә сикерештеләр. Ахырда Мансур балыкны комга сөйрәп чыгарды. Бу ике килограммнан да ким булмаган кушбаш иде. Аны кармактан ычкындыргач, һәрберсе тотып-тотып карады. Малайларда шушындый балык тоту теләге кабынды. Фаил, башкалар киткәч, килеп Мансурдан бер аккортын биреп торуын үтенде.
– Юк, бирә алмыйм, – диде Мансур, кармагын саплап. – Әнә бит, соңгысы калды.
– Ну, мин бит сиңа кайткач түлим. Безнең өелгән тирес астында күп ул. Бер аккортың урынына унны бирермен, – диде Фаил.
– Мин синең ун аккортыңны табада кыздырып ашыйммыни? – дип көлде Мансур. – Балык капканда кирәк ул.
– Һи, саран тәре, – дип Фаил ачуланып китеп барды.
Шул чак жилка тагын тартылып куйды. Мансур, кабаланып, колгасына үрелде, кармакны өскә күтәрде, аккорт юк иде. Соңгы аккортны саплап салгач, аңа шактый көтәргә туры килде. Зөлфәтнең дә калкавычы селкенмәде.
– Балык бетте микәнни? – диде Зөлфәт, аның янына елышып.
– Суда балык бетә димени...
Шунда Мансурның жилкасы кинәт тартылды, хәтта колгасы да дерелдәп куйды. Ул колганы комга атты да жилканы кулы белән тартырга тотынды. Ярга якынайган саен балык шапыр-шопыр килеп каршылык күрсәтте. Малайлар инде күптән аның янында иде.
– Рөстәм буе бар бугай бу, – дип көлде Ислам.
–Зөлфәт, читкәрәк кит, аягыңнан эләктермәсен! – дип Риф Зөлфәтне комга таба тартты. Койрыгы белән суга чап-чоп бәрә-бәрә, бер олы авызлы мыеклы балык килеп чыкты.
– Җәен капкан! – дип кычкырып җибәрде Рөстәм.
– Син үзең җәен! Кышын түгелме тагын! – диде Риф аны үртәп.
– Кая, карарга ирек бирегез әле, – диде моңа кадәр арттарак басып торган Фаил. Ул балыкка карады да: – Әйе, җәен бу, – диде. – Өч килограммнан да ким түгел. Сиңа аны кабат суга җибәрергә туры киләчәк, Мансур.
– Нәрсә?! – дип кычкырып җибәрде Мансур.
Малайлар аптырашудан ни әйтергә дә белмәделәр:
– Ни сөйлисең син?
– Тоткан балыкны җибәрәләрмени?!
– Шаярта ул!..
– Шаяртмыйм, – диде Фаил тамак төбе белән генә. – Бер кешегә биш килограммнан артык балык тотарга ярамый. Ә хәзер синең кимендә җиде килограмм балыгың бар. Я җәенеңне суга җибәреп котыласың, я штраф сиңа.
(Ахыры бар).
Фоат Садриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев