Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби мизгел. “Тфү, тфү”, балык, кап!

Рөстәмнең аны сыртына атландырып йөри торган гадәте бар иде. Менә ул тезләнде, озын куллары белән комга таянды, Зөлфәт авызын ерып, аның кабыргалары беленеп торган нечкә гәүдәсенә менеп тә атланды.

Фоат Садриев.

( Дәвамы. Башы 66 санда).

Рөстәмнең аны сыртына атландырып йөри торган гадәте бар иде. Менә ул тезләнде, озын куллары белән комга таянды, Зөлфәт авызын ерып, аның кабыргалары беленеп торган нечкә гәүдәсенә менеп тә атланды. Рөстәм, күзлеген елтыратып, сирәк тешле авызын ачып, акрын гына суга таба үрмәләп китте. Ислам аларны такмак әйтеп озатты: 
Рөстәм дигән крокодилның 
Чинай менгән сыртына. 
Ыкка илт тә батыр, 
Ник кирәк ул чуртыма! 
Аларга карап хихылдашкан малайлар, бу такмакны да ишеткәч, көлүләреннән тыела алмас хәлгә килделәр. 
– Крокодил комга күкәй салырга җыена, – диде Риф, авызын җыя алмыйча. – Белгән догаларыңны укып сал берүк. 
Алар инде су читенә килеп җиттеләр, Рөстәмнең куллары суга ук керә башлады. Шул чак нәкъ аның кулы каршындагы күрән төбендә шопырт итеп зур балык чумды. Куркуыннан әллә Рөстәм гәүдәсен чайкалдырып куйды, әллә Зөлфәт үзе сизгерлеген югалттымы, ул чапылдап суга барып төште. 
– Бу Зөлфәтнең үлеме судан булачак, менә мин әйтте диярсез, – диде Мансур. 
Малайларның инде көләрлек тә хәле калмаган иде. Суда йөзеп, тәннәрендәге комнарын югач, Зөлфәт белән Рөстәм алар каршына килеп басты. Мансур аны үртәргә тотынды: 
– Син нишләп суга сикердең, Зөлфәт? 
Зөлфәт аңа ачулы караш ташлады: 
– Сиңа теге шүкәне тотып бирим, дигән идем. 
Сүзгә Риф кушылды: 
– Шүкә икәнен каян белдең? 
– Бакалар әйтте, – диде Зөлфәт ачулы тавыш белән. 
Малайлар кармак салу хәстәренә керештеләр. Мансур баштук кисәтеп куйды: 
– Мин күрән тирәсенә борчак сибәм. Бу төшкә килмисез. 
Малайлар моңа канәгатьсезлек белдерсәләр дә, Фаил мәсьәләгә ачыклык кертте. 
– Балыкчыларның законы шундый, – диде ул, Мансурны яклап. – Кем, ашатып, балыкларны үзенә җыя – шул үзе генә тота. Бер генә урында тотмыйча чабулап йөрсәк, балыкны куркытабыз. 
– Әйе, бабай әйтте, балыклар җир өстендә атлап йөргәнне кабыргалары белән сизә икән, – дип, Ислам да аның сүзен хуплады. 
Шулай итеп, бу мәсьәләдә ныклы карарга килделәр. Аннары Мансурдан һәрберсе “әз генә, әз генә” дип борчак та, кармакка салырга фабрикада эшләнгән җимне дә алды. Мансур ул җимнең коточкыч зур бәядә икәнен биргән беренә әйтеп торды. Барысы да кармакларын, җимгә төкереп, “тфү, тфү, балык, кап, яр башында елтырап ят!”, дип суга ыргыттылар. Үз кармагын салып куйгач, Ислам Зөлфәткә колга эзли башлады. Бу якта якында гына таллык юк иде, еракка йөрисе килмәде. Шунда Зөлфәт үзе әллә каян бер кәкре ботак кисәге тотып килде. 
– Балык, кабыйм дисә, синең колгаңның төзме, кәкреме икәнен карап тормый ул, – дип юатты аны Ислам. 
Шул кәкре генә, кыска гына ботак кисәгенә жилка бәйләде, калкавыч куеп, очына кармак такты. Зөлфәт кармагын Ислам белән янәшә салды. Барысы да, тып-тын калып, калкавычларына төбәлделәр. Ләкин тып-тын калсалар да, аларның йөрәкләре урынында түгел иде. Ыкның әле бер, әле икенче урынында, “без монда гына” дигәндәй, туктаусыз олы балыклар чумды. Шопырдап балык чумган саен, һәркем эченнән генә, “ай, минем кармагыма килеп капсаң” дигән уй белән янды. Малайларның, балык чумган җиргә, шуннан таралган түгәрәк дулкыннарга карап, күзләре ут янды, сулышлары кысылды, йөрәкләре ярсып типте. Балыклар кайчакта, аларны юри үртәгәндәй, гел якын ук килеп чумганда, суда хәтта аксыл гәүдәләре дә күренеп калганда, ничек тыныч кына карап тормак кирәк! Рөстәм кулына колгасын тоткан килеш багана кебек каткан. Риф суга чумардай булып иелгән, күзе – калкавычында. Фаил юньләп үзенең калкавычына игътибар да итми, башын туктаусыз як-ягына боргалый, иптәшләренә чиертерме-юкмы икәнен күзәтә. Зөлфәт тә Исламның калкавычыннан күзен алмый. Менә Рөстәм бер кызыл канат тартып чыгарды. Зөлфәт шундук аның янына йөгерде, кармагын Рөстәм белән янәшә атты. Рөстәм тагын бер балык каптырды. Бусы зур гына чабак иде. Ул арада Мансур да, Фаил дә, Ислам да берәр чабак тоттылар. Зөлфәткә күкин капты. Шулай итеп барысы да әйбәт кенә каптыра башладылар. Зөлфәт кенә, кемгәдер балык эләккән саен аның янына барып, шунда кармагын атты. Ислам, аңа тагын такмак чыгарып сөйләде: 
Тфү, тфү, балык, кап, 
Яр башында ялтырап ят! 
Күп кыбырсып йөрүченең 
Берәр җирен килеп кап! 
Малайлар бердәм көлү белән җавап бирделәр. Мансур барысының да көнчелеген уятты. Аның чабаклары, кызыл канатлары янына зур гына ике кушбаш, бер алабуга өстәлде. 
(Ахыры бар).

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев