Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Очланмый калган кибәннәр... (дүртенче бүлек)

Сугыш Салих авылының асыл егетләрен суырып алган иде. Фронттан авылга әледән әле кайсы аяксыз, кайсы кулсыз калган - гарипләнгән солдатлар кайта торды. Кешеләр фронтта алган яралары төзәлеп тә җитмәгән бу солдатларның кайтуына да шат иде. Ни дисәң дә, исән кайтканнар бит әле, яу кырында ятып калмаганнар. Ярым-йорты булсалар да, ир-ат кисәге ич алар. Хуҗалыкта һава кебек кирәкле затлар.

Соңгы вакытларда фронттан бер-бер артлы:

- Киев шәһәреннән немецларны куып чыгарганнар икән!

- Минск шәһәрен азат иткәннәр! - кебек шатлыклы хәбәрләр килә башлады.

Кешеләр ул шәһәрләрнең кайда икәен белмәсәләр дә, Салих авылын үләт чире кебек афәттән азат иткәндәгедәй шатландылар. Тора-бара:

- Немецларның үз җирләренә барып кергәннәр икән!

- Сугышлар Берлин тирәсендә бара ди! Берлинны алсалар сугыш бетәчәк икән! - кебек тагын да өметлерәк хәбәрләр килә башлады.

Мондый хәбәрләргә Сәмигулла абзыйлардан да ныграк шатланган кеше булды микән? Ике малаеның берсе берсе булса да исән кайтырга тиеш бит инде. Сәмигулла абзый теле белән әйтмәсә дә, җаны-тәне белән шулай булуын теләде. Хәйдәрдән хат килгән көннәрдә бу теләк үскәннән үсә барды. Тора-бара ул өметкә әйләнде.

Саҗидә түти, гадәтенчә, һәр намаз артыннан төпчек улының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп Ходайга ялварды.

Ә Фатыйма... Фатыйма да Хәйдәрнең исән-сау әйләнеп кайтуын тели иде. Әле ничек кенә тели иде. Эх, исән килеш күрәсе иде Хәйдәрне бер тапкыр гына булса да күрәсе иде... Соңгы вакытларда Фатыйманың күз алдына, нишләптер, еш кына өстенә шинель кигән, кулына автоматын кысып тоткан Хәйдәр килеп баса. Хәзер ул ничек икән? Элеккечә, һаман шулай терекөмеш кебек хәрәкәтчән микән? Элеккечә һаман шулай арысландай ярсу микән? Бишектәге бишкә дисәләр дә, Фатыйма нигәдер аны һаман шулай кызурак холыклы итеп күз алдына китерә. Шулайдыр инде, шулайдыр. Немецлар белән сугышырга нәкъ менә Хәйдәр шикелле кыдрач кешеләр кирәктер. Юкса, җебегән солдатлар белән дошманны җиңеп буламени? Ә Касыйм кайтса?.. Һи-и, улының әтисе кайтсамы?.. Җанының яртысын бирер иде. Ике дә уйламас иде. Юк шул, юк! Әкиятләрдә генә ул кеше ышанмастай могҗизалар була. Ә тормыш коточкыч кырыс. Адәм баласы яралганнан бирле яшәү өчен көрәшә. Ул мең-миллион еллар элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.

Утыз көн уразаның бер бәйрәме була дигәндәй, ниһаять дөньяга:

- Сугыш беткән! - дигән куанычлы хәбәр таралды.

Ул хәбәр, көне-сәгате белән үк булмаса да, ниһаять, Салих авылына да килеп иреште. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, кешеләр ач-ялангач икәннерен дә оныттылар, билләр турайды. Элек бер-берсен урамда очратканда сүрән генә иасәнләшкән кешеләрне бүген, әйтерсең, алыштырып куйганнар иде. Халык тантана итте!

Тик...

- Сугыш бетте! Без җиңдек! - дип, солдатларның барысын да берьюлы өйләренә кайтарып җибәрмәделәр. Кемдер сугыштан соң да әле ике ел хезмәт итте. Кемдер тагын да күбрәк. Хәйдәргә дә шулай язган икән. Ул хезмәт иткән частьны Уралга күчерделәр һәм аларга әсир төшкән немец солдатларын саклау бурычы йөкләнде. Хәйдәр сакта торганда аларның эшләгәннәрен күзәтә. Солдатлар әсир булсалар да, үз хуҗалыкларында шикелле, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Эленке-салынкы йөргән немецны күрмәссең. Бу мескеннәрне сакламасаң да, качып китмәсләр иде, мөгаен.

Ә менә шәһәрнең әзмәвердәй бер башкисәре эшләү турында уйлап та карамый. Көннәр буе вокзалдагы буфет тирәсендә чуала. Ашыйсы килсә дә акча сарыф итеп тормый (хәер, акчасы булды микән аның?) буфетта өстәл тирәли утырган кешеләрне, чебен куган кебек кенә селтәп җибәрә дә, аларның ризыгы белән сыйлана. Иләмсез зур гәүдәле бу башкисәргә батырчылык итеп каршы сүз әйтүче кеше юк, бәйләнү турында әйткән дә юк инде. Кешеләр аның бала башыннан да зуррак йодрыгы эләккәнче, тизрәк буфеттан чыгып таю ягын карыйлар. Милициягә хәбәр итүче дә булды микән әле? Юктыр! Аның каһәреннән курыкканнардыр. Юкса, бу кадәр оятсыз кыланмас иде.

Хәйдәр хезмәт иткән часть вокзалдан ерак түгел. Сирәк-саяк кына булса да солдатларны "увольнительный"га чыгаралар. Хәйдәр дә шуннан файдаланып, шәһәрне әйләнеп кайтырга булды. Урамга чыккач, тәмәке кабызмакчы иде дә, беткән икән. Ул вокзалдагы буфетка керде. Вокзал буфетында бервакытта да кеше өзелми. Вокзал да буфет та умарта күче шикелле, берөзлексез гөжләп тора. Монда төнлә килеп төшкән пассажирлар да, поезд көтеп утыручылар да сугыла. Кемдер, тамак ялгарга керә, кемдер "тамак чылатып" чыга. Хәйдәрнең колагына каяндыр татарча сөйләшкән тавыш ишетелде. Ул тавыш килгән якка борылып карады. Стена буендагы өстәлдә өч татар беркемнән дә тартынмыйча, рәхәтләнеп ашап-эчеп утыралар иде.

Читтә йөргәндә татарча сөйләшкән кешене күрсәң, үз туганыңны очраткан кебек буласың. Иң беренче синең күңелеңә "якташлар түгел микән?" дигән уй килә. Хәйдәр сорашмакчы иде дә, аларның иркенләп утыруларын күргәч, тукта, тәмәке алыйм әле башта дип, чиратка басты.

Шулчак буфетка махмырдан бите-күзе шешенгән теге башкисәр килеп керде. Ул корбанын эзләгән тилгән шикелле, башта як-ягына каранып алды. Аннары, үзенең монда хуҗа икәнен сиздереп, салмак адымнар белән татарлар утырган өстәл янына килде. Сәлам бирү, рөхсәт сорау юк:

- Фронтовой сто грамм! - дип, аларның аракыларын шешәсеннән генә күтәреп эчеп куйды. Хәйдәр шунда гына бу әзмәвернең аракыга хирыслыгы каян килүен аңлады. Әйе, сугышта солдатларга бирәләр иде шул, бирәләр иде.

Абзыйлар бер мәлгә 'бу нинди хәл?" дип, сәерсенеп калдылар. Тегенең белән телләшергә урысчалары да такы-токы гына икән.

- Зачем?... Зачем?.. - дип, аптырашып карап тик торалар.

Әзмәвер аларның сүзен колагына да элмәде, аракыларын эчкәч, ашлары белән дә сыйланмакчы булып, гадәтенчә, татарларны да бер селтәнү белән бик җиңел генә өстәл яныннан куып җибәрмәкче иде дә... Тик, һәр нәрсәнең чиге булган кебек, сабырлыкның да бер чиге була бит. Шулчак "Зачем? Зачем? Зачем?" дип торган абзыйларның берсе түзмәде, теге мордарны сукты да екты. Әзмәвер белән бергә урындыклар да идәнгә тәгәрәде. Моңарчы үзенә кул күтәрү түгел, каршы сүз әйтүне дә күтәрә алмаган әзмәвер аты-юлы белән сүгенә-сүгенә үкереп, үзенә суккан татарга ташланды.

- ...мать! Я вас проучу, татарва!

Кистән кебек алагаем зур йодрык кешеләрнең котын алып һаваны айкап узды. Хәйдәр, бу мескен татарның башына җитә бит явыз, иптәшләре ни карап тора инде дип чиратыннан чәчрәп чыккан иде... Абзый кизәнгән йодрыктан өлгеррәк булып чыкты: тагын әзмәвернең үзен сугып әйләндерде. Бу юлы урындыклар гына түгел, өстәл дә, өстәл өстендәге савыт-сабалар да әзмәвер белән бергә дөбердәп идәнгә очты. Бу тамашаны карап торган кешеләр аһ! иттеләр. Чөнки әле моңарчы беркемнең дә батырчылык итеп бу башкисәр-хулиганга кул күтәргәне юк иде. Базык гәүдәле, чама белән кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге абзый берүзе тегенең тетмәсен тетте! Кара янмаган җире дә калмагандыр. Иптәшләре тырнак белән дә чиртмәделәр, читтән генә карап тордылар. Сугышкан ир-атларны аерырга, яки кемнедер якларга теләүче кеше дә күренмәде. Киресенчә, аларның күбесе шаккатып (кайберләре хәтта шатланып та), карале, йөрәкле кешеләр бар да соң дөньяда дип сокланып торганнардыр әле. Чөнки бу әрсез алабай килгән-киткән кешеләрнең генә түгел, буфетта эшләүчеләрнең дә теңкәсен корытып бетергән иде.

Шуннан соң ул буфет тирәсендә бүтән күренмәде. Хурлыгына чыдый алмагандыр, бөтенләй башка шәһәргә күчеп киткән диделәр соңыннан аның турында.

***

Хәйдәр фәкать 1946 елның салкын декабрендә генә туган авылына әйләнеп кайтты. Өйдә кәҗә бәтиләре белән пыр тузып уйнап йөргән биш яшьлек Алмаз өстенә солдат шинеле кигән Хәйдәр килеп керүгә:

- Әти! Әти кайтты! - дип, аның муенына барып асылынды. Ул инде күптән әтиләре кайткан малайлардан көнләшеп:

- Минем әтием кайчан кайта? Кайчан кайта? - дип, өйдәгеләрне тинтерәтеп бетергән иде. Андый чакларда өлкәннәр Алмазның күзенә туры карамаска тырышалар, башыннан иркәләп сыйпап куялар да:

- Кайтыр, улым, кайтыр. Сабыр ит. Менә күрерсең, әтиең дә шулай солдат киеменнән кайтыр, - дип аны юаталар иде. Дөрес, урамда озаграк йөрсә, яисә артык шукланса:

- Менә әтиең кайтсын әле. Әтиеңә әйтербез, колагыңны борыр, - дип куркыталар куркытуын. Әй, өлкәннәр юри генә куркыталар ла ул. Әтиләре кайткан малайларның берсенең дә колаксыз йөргәннәре юк әле. Алай гынамы, берәрсе кыерсыта башласа, яисә су кергәндә "каз боты кимертсә" шыр ярып:

- Әтигә әйтәм! - дип, үзләре андый тәртипсез малайларны куркыталар. Хәзер Алмазны алай кыерсыта алмаслар, аның да әтисе кайтты! Тиеп кенә карасыннар!

"Әтисе" Алмазны идәнгә бастырды да, кесәсеннән бер шакмак шикәр чыгарып, аңа сузды. Шул көннән башлап алар "ата" белән "ул"га әйләнделәр.

Саҗидә түти үзенең күзләренә үзе ышанмагандай, беркавем Хәйдәргә карап торганнан соң гына исенә килеп, улын кочаклап алды.

- Улым!..

Шушы бер сүзгә ана кешенең сугышта үлем белән күзгә-күз очрашып йөргән улын чиксез сагыну хисләре дә, ниһаять, аны исән-сау килеш күрү шатлыгы-куанычы да сыйды. Менә бит, исән булгач, аларның уллары да кайтты! Аллага шөкер! Исән-сау әйләнеп кайтты! Шатлыклы күз яшьләре аның яңаклары буйлап тәгәрәде.

Хәйдәр үзе дә әти-әнисен өзелеп сагынган, исән чагында аларны күреп каласы килгән иде. Ниһаять, аның да теләге тормышка ашты.

Ул көнне Сәмигулла абзыйлар өендәге шатлык-сөенечне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Бүгенге көн алар өчен күк карпусы ачылган көнгә тиң бәйрәмгә әйләнде!

Фатыйма Хәйдәрнең үз-үзен тотышына игътибар итте. Яшьрәк чакта кызу канлы, кыдрач егет салмак-сабырга әйләнгән, сүзләрен дә ипләп-уйлап кына сөйли башлаган иде.

Урамда аңа колхоз рәисе Гата абзый очрады. Хәл-әхвәл сорашып бетерер-бетермәс (аның колхоз мәшәкатьләре белән башы каткан, күзенә ак-кара күренми, чабулап йөри иде), уңайсызланып кына гозерен әйтте.

- Апай, сине, фашистларны дөмектереп кайткан кешене, кайтып кермәс борын эшкә кушу бик килешми дә торгандыр инде. Но, нишлисең, барабанга көлтә биреп торучы Бибидәнә апаң авырып китте бит әле. Апай, иртәгә көлтә бирергә чыга алмассың микән?

Өлкән яшьтәге агайлар, хатын-кызлар ач-ялангач килеш тырыша-тырмаша эшләп йөргәндә сау-сәламәт башың белән (әнисенең теләкләре кабул булдымы, Хәйдәр дүрт елга якын хәтәр сугышларда катнашып, бер мәртәбә генә яраланды) кешедән оялмыйча ничек өйдә ятасың инде.

- Кирәк булса бүген үк чыгам, Гата абзый. Шунда берочтан авылдашларны да күрермен.

Гата абзый, гафу үтенгәндәй, тагын бер мәртәбә:

- Бибидәнә апаң терелгәнче генә инде, апай. Зинһар, рәнҗи күрмә берүк, - дип, китеп барды.

Көлтә бирү теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел. Монда җегәрле булу гына җитми, сол белән эшләргә кирәк. Авыз ачып торсаң, көлтә белән бергә барабанга кулың кереп киткәнен дә сизми калырсың.

Гата абзый Бибидәнә апаң савыкканчы гына дип әйтсә дә, Хәйдәр ындыр табагына кайткан көлтәләр сугылып беткәнче барабанда эшләде.

***

1937 елны авылның комсомол-активистлары мәчетне, манарасын кисеп, клуб иткәннәр. Авыл яшьләре җәй көне ындыр артына терәлеп утырган әрәмәлек янында, йә Ык буена төшеп кичке уеннар оештырса, кышкы озын кичләрдә "вичыр"га клубка җыела.

Сугыштан соңгы еллар... Клубта егетләр (дөресрәге, үсмерләр) берән-сәрән генә, күбесенчә кызлар. Буйдак чакларын сагыналармы, клубка сирәк-саяк кына булса да, яңарак өйләнгән, чырайларын әче бал кызарткан ирләр дә сугыла. Гадәттә, алар уенга катнашмыйлар, вәкарь генә бер читтә басып торалар. Егетләрнең "дефицит" чагы. Хәйдәр клубка килсә, кызлар аны биергә чакырып хәлен алалар. Башта зимагурлыкта шахтада, аннары сугышта йөреп, Хәйдәр яшьләрнең яраткан "бишле", "сигезле" уеннарын онытып бетерә язган. Шулай да, әгәр кызларның берәрсе:

- Хәйдәр абый, әйдә инде, әйдә! - дип, көн туды исә сәнәк-көрәк тотып бераз тупасланса да, ут кебек кайнар куллары белән синең кулыңнан тартып әйдәкләгәч, ничек каршы торасың инде. Өстәвенә, өтеп алырдай күз карашын да сирпеп алса, ничек чыкмыйсың инде. Егет кеше андый чакта ул кыз белән биергә генә түгел, Каф тавы артына китәргә дә әзер. Андый чакта көне буе барабанга көлтә биреп талчыккан беләкләрдә, бердән, илаһи көч барлыкка килә. Син инде арыган икәнеңне дә, иртәгә тагын эшкә барырга кирәклеген дә онытасың...

Онытасың микән?..Онытыла микән?.. Ай-һай!.. Хәйдәр клубта яшьләр белән биесә дә, кайткач, уйланып ята. Берара ул туры өйгә кайтуына да үкенә. Туп-туры кабат шахтага китәсе калган. Сугышка кадәр эшләп киткән җиргә. Ул чагында, бәлки, онытылган да булыр иде. Йөрер илең шунда картайганчы, теге җырдагыча "Калҗа ашап, марҗа кочып". Алай дисең дә диюен. Бер исеңә төшмәсә, бер төшәр иде Туган ил... Туган туфрак... Газизләрдән газиз әткәй, әнкәй... Ата-баба йоласы да бар бит әле бу фани дөньяда. Исән чакта аларның фатихасын алып алырга кирәк. Юк, ул кайтып дөрес эшләде.

Шулаен шулай да, ә менә Фатыймага кем дип эндәшергә? Фатыйма җиңгәчәй дипме? Әллә Фатыйма сөеклем дипме? Алай дияргә хакы бармы соң әле аның? Алмазга рәхәт. Сабый үзенчә хәл итте мәсьәләне, бик җиңел генә әтиле булды да куйды. Ә Хәйдәр нәрсә эшләргә тиеш? Ә Фатыйма? Уйласаң, Касыймның да кайтып килүе ихтимал бит әле. Кайсыдыр муты җанагай ярты ир, ир юкта бөтен ир дигән әйтем уйлап чыгарган чыгаруын. Һәрхәлдә, әдәпле кеше булмаган инде ул. Юк, Хәйдәр беркайчан да андый юлга басмаячак. Ул төннәр буе керфек тә какмый шулай уйланып ята. Аның уйлары, барабанга җигелгән атлар кебек, һаман бер тирәдә әйләнә дә, әйләнә. Таң әтәчләре кычкыра башлагач инде торырга, мал-туарларны карарга, эшкә барырга кирәк.

Фатыйма кайчан өлгергәндер, Хәйдәр малларны карап кергәндә өйдә бар нәрсә дә әзер: юынгычка җылы су салынган, ашарга пешкән. Гөнаһысына кереп булмый, Фатыйма килен вазыйфасын болай да җиренә җиткереп үти, аңа һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Хәйдәр кайткач бу тырышлык бермә бер артты. Ул мәктәптә дә канатланып йөрде, өйдәге эшләрне дә ә дигәнче эшләп куйды. Хәйдәр дә, үз чиратында, бурычлы булып калмады, ничек тә Фатыймага ярдәм итәргә тырышты.

Шулай беркөн Фатыйма мәктәптән кайткач, гадәтенчә, көянтә-чиләк күтәреп коега бармакчы булган иде. Су кисмәгенең мөлдерәмә тулы булуын күргәч, аптырап китте. Бүтән кем булсын, бианасының эшедер дип, яратып кына, сүзләрен дә сабый бала белән сөйләшкәндәй сузыбрак, аны "шелтәләп" алмакчы булды:

- Ән-кәй, син яшәреп киткәнсең ахры. Яшь киленнәр сыман су ташып куйгансың.

Саҗидә түти җиңелчә генә кеткелдәп көлеп куйды.

- Яшь чакларны искә төшерим дидем инде, килен, - дигән булды.

- Билеңне кузгатсаң, бик тиз исеңә төшәр, сиңа авыр әйбер күтәрергә ярамаганы, - дип, "тәрбия"сен дәвам итте килене.

Саҗидә түти шуннан соң гына серне ачты:

- И-и, киленкәем, кая инде ул миңа бу кышкы бозлавыкта суга бару! Хәйдәр мичкә белән кайтарды.

Хәйдәрне көлтәләр сугылып беткәч, фермага су ташырга куйганнар иде. Шул көннән башлап Фатыймага бер эш кимеде. Ул хәзер ике көнгә бер чишмә суына гына төшә башлады. Аның дәфтәр тикшерергә вакыты күбәйде.

Салих авылында хатын-кыз эшенә тыкшынып яки аларның эшен ошатмыйча, үзе эшләп йөргән кешене "хатынша" диләр. Андый кешене хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да өнәп бетерми. Шуңа күрә Хәйдәрнең су ташып йөрүен күргән саен авылдашлары елмаешып үтеп китәләр. Югыйсә, әнисенең олыгайган икәнен дә, Фатыйманың көне буе мәктәптә балалар укытып йөргәнен дә белә авылдашлары. Пәри башка, җен башка дигәндәй, ферма малларына су ташу эш санала, ә өйгә су ташу, янәсе, икенче нәрсә аларның уйлавынча. Кызык инде бу кеше дигәнең. Хатын-кызга ярдәм итү гаеп эшмени инде, югыйсә.

Шушы ярдәмләшүне кыз-кыркын да үзенчә аңлаган ахры. Хәйдәр клубка килеп керүгә үзара пышылдашып алалар. Үзләренә сүз катмаган, озатмаган өчен үпкәләгәннәре ачыктан-ачык:

- Хәйдәр авыл кызларын яратмый бит ул. Аңа бит укыган кызлар кирәк, - дип, бигрәк тә, "укыган кызлар" сүзенә басым ясап, төрттереп куялар.

Кайбер чытлыклары, тыны белән суырып алырдай булып та, Хәйдәр әйләнеп карамагач:

- Хәйдәр шахтада эшләгәндә марҗага өйләнгән булган икән. Хәзер шуны алып кайтмакчы икән, - дип, тузга язмаган гайбәт тарата.

Кешене чыгырыннан чыгара торган мондый сүзләр Саҗидә түтигә дә ишетелә. Андый чакта ул, мескен, нишләргә дә белми ут йота. Теңкәсенә тигән бу гайбәтне ничек тә туктатасы килә. Тик ничек? Үзе дә белми: башында кайнаган уйларының очына чыга алмый интегә.кешенең авызын томалап буламени?! Күңеленә ни килсә, шуны сөйләп йөри торган явызлар һаман саен табылып тора. Ул аларга игътибар итмәскә тырыша тырышуын, тик көн саен бер сүзне туглап торсыннар да, ничек битараф каласың инде. Тере мәет булырга кирәк ул чагында.

Саҗидә түти Хәйдәрнең әле һаман да мәхәббәт утында януын, әле һаман да Фатыйманы яратуын улының тын алуыннан, аяк атлап йөрүеннән үк сизенә. Тәвәккәлләп сүз башларга гына базмый. Шулай да бер көнне Сәмигулла абзый белән икәүдән икәү генә калгач:

- Карале, әтисе, син Байлар авылының Гыймран абзыйны хәтерлисеңме ул? - дип сорап куйды.

Сәмигулла карт, таптың сүз дигәндәй, карчыгының соравына каршы сорау белән җавап кайтарды.

- Йә, шуннан? Нигә кирәк булды соң әле ул сиңа әллә кайчан вафат булган Гыймран карт?

- Хәтерлисеңме, уллары ундүртенче елгы ярман сугышында вафат булгач, ике баласы белән тол калган киленнәрен уртанчы уллары белән никахлаштырганнар иде?

Сәмигулла карт бер кавем тынып торганнан соң, карчыгының соравына каршы тагын сорау белән җавап кайтарды.

- Аны бит, оныклары ятим булмасын дип, Латыйфа карчык үзе кодалаган диделәр түгелме соң?

- Әйе, бик әйбәт, игелекле карчык иде мәрхүмә. Урыны җәннәттә булсын. - Саҗидә түти җитди сүз сөйләргә тыны җитсен дигәндәй, күкрәген тутырып сулап куйды. - Менә шундый хәл безгә дә килде түгелме соң, карт, сизәсеңме?

Сәмигулла карт үзе дә күңеле белән нидер сизенә иде сизенүен. Тик, карчыгына әйтергә генә базмый йөри иде.

- Һе, бик җиңел генә синеңчә, ә! Алар үзләре ни әйтер бит әле?

- Оныгыбыз Алмаз болай да...

Сәмигулла карт төксе генә карчыгының сүзен бүлде:

- Анысын беләм лә мин.

- Соң, шулай булгач... Тагын ни кирәк? Бер дә игътибар иткәнең юкмыни? Хәйдәр үзе дә өстәл артында Фатыймадан күзен алмый утыра, ләбаса! Башы булгач бакасы булыр, боерган булса. Гаеп эш түгел. Ата-бабадан калган йола. Оныгыбыз да ятимлекнең ни икәнен белмәс.

Сәмигулла абзый башта ни әйтерә белми аптырап калган кеше шикелле, учы белән чаларган чәчләрен сыпырып алды, аннары, җиңелчә генә кулын селкеп куйды.

- Хатын-кызлар сез оста инде андый эшкә, - дип, бөтенләй тынып калды. Бу аның мин риза-бәхил, калганын үзегез карагыз инде дигәнен аңлата иде.

Саҗидә түти улын адарындырганчы башта килене белән сөйләшеп карарга булды.

Фатыйма эченнән генә "язмышым шулдыр инде", дип уйласа да, бу үтә дә җитди мәсьәләне тота-каба гына хәл итәсе килмәде.

- Әнкәй, озакламый чирек бетә. Язгы каникулда әти-әниләр белән киңәшеп килим инде, - дип, бу тантананы кичерде.

Фатыйманың күңелендә Касыймның кайтып килү ихтималын уйлап, икеләнү-шөбһәләнү дә, тормыш иткәндә Хәйдәрнең аңа карата мөнәсәбәте ничегрәк булырын уйлап борчылу да бар иде.

Фатыйма җир киптереп, агачлар яфракка бөреләнә башлаган чорда гына Сәмигулла абзыйлар йортына икенче тапкыр килен булып төште. Туй мәҗлесенә аның күрше районда яшәүче әти-әниләре дә килде. Кичке эңгер-меңгердә ындыр артлап кына мулла бабай килде (сөйли китсәң, Салих мулланың язмышы үзе бер гыйбрәтле тарих. Заманында Уфаның атаклы "Галия" мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовның үзеннән сабак алган Салих мулланы утызынчы еллар башында Төньяк Боз океанындагы Соловки утравына сөргенгә җибәрәләр. Аклангач, Архангельск якларыннан аякларына чолгау урынына кәгазь урап булса да кайтып җитә ул. Сөргендә никадәр генә сындырырга тырышсалар да, барыбер, диненнән ваз кичмәгән. Хәзер дә (Алланың рәхмәте яусын) яшертен-шыпырт кына булса да, шулай үз вазыйфасын башкарып килә).

Ишек-капкаларны бикләп, тәрәзә пәрдәләрен төшереп, никах укыттылар.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев