Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе

Иртәгесен, көн туып килгәндә газиз әткәләре җан бирде. Балалар арасында аталары үлемен иң авыр кичергәне Галимәрдән булды. Бу вакытта аңа бары унике яшь кенә иде. Галимәрдән, кабер өстенә ятып, елады да елады. Аны атасының кабереннән аерып ала алмадылар. Ул мулла абзыйның: “Чү, балам, мөселман угълына болай килешми. Сабыр бул!” – дип, нәсихәт укуына да колак салмады.

(Дәвамы. Башы 23 санда).

– Юк, юк, Хантимер, андый сүзләр сөйләмә, зинһар! Каладан духтыр китертербез, ташлап кына китмә! Китсәң, үзең белән алып кит мине дә! – дип өзгәләнеп елады. 
Кечкенә балалар әниләре елаганны күреп, аңа кушылдылар. Хантимер, хәлсез тавыш белән: 
– Балалар, әнкәгез белән генә сөйләшик әле, – диде. 
Балалар, кечкенәләрне кулларына алып, әкрен генә бүлмәдән чыктылар. Галимәрдән дә, әтисе куеныннан чыгып, елый-елый туганнарына иярде. 
– Мәгъсумә, син минем сөекле хатыным булдың. Мин сиңа мең кат бәхил. Миңа рәнҗеп калмыйсыңмы? 
– Нинди рәнҗү, син – минем бәхетем, Хантимер! Зинһар, мине ташлап китмә! 
– Мәгъсумә... Сабыр бул! Мин киткәч, сиңа ялгызыңа тормыш көтүе авыр булачак. Син – хатын-кыз... Яшьсең. Балалар ишле... Тырышып тапкан малны әрәм итмәслек бер ир-атка кияүгә чыксаң, рухым тыныч булыр иде... 
– Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел! 
– Алай димә... 
Иртәгесен, көн туып килгәндә газиз әткәләре җан бирде. Балалар арасында аталары үлемен иң авыр кичергәне Галимәрдән булды. Бу вакытта аңа бары унике яшь кенә иде. Галимәрдән, кабер өстенә ятып, елады да елады. Аны атасының кабереннән аерып ала алмадылар. Ул мулла абзыйның: “Чү, балам, мөселман угълына болай килешми. Сабыр бул!” – дип, нәсихәт укуына да колак салмады. Авылдашлары әкрен генә таралыштылар. Малай зиратта ялгызы калды. Көн кичкә авышты. Аның шешенгән күз кабаклары, авыраеп, йомылды... 
...Көтмәгәндә, караңгылыкны ерып, ап-ак атка атланган Хозыр Ильяс кебек ак киемнәрдән җайдак күренде. Галимәрдән, башын күтәреп: 
– Әтекәй, әтекәем! – дип, аңа ташланды. Хантимер, атыннан төшеп, улын кочагына алды. 
– Улым, син елама! Җирне тырнап еласаң да, мин кайталмыйм инде. Миңа да, әниеңә дә үпкәләмә. Туганнарың синең кулыңа кала, улым. Нык бул! Миңа китәргә кирәк, бар, син кайт инде, улым, – диде дә, атына атланып, күздән югалды. 
Галимәрдән күзләре әчетүгә уянып китте. Кабер өстендә ята икән ич, әткәсенең кабере өстендә. Елаудан күзләре шешенгән, җирне тырный-тырный, бармаклары канап беткән, өс-башы кабер туфрагына баткан иде. Әткәсен төшендә генә күргән икән. Ничек төштә генә булсын инде?! Үзенең тәнендә әткәсенең җылы кулларын тойды, әткәсенең үзгә якын тәмле исен сизде бит ул! Кинәт аның күңелендә моңсу җиңеллек барлыкка килде. Төштә генә булса да, әткәсе белән очрашып була, төштә генә булса да... 
– Улым! Галимәрдән! – дип, сузып-сузып кычкырган тавыш ишетелде. Бу – аның әнисе Мәгъсумә, Галимәрдәнне эзләп килгән. 
– Әнкәй, мин монда! 
– И-и улым, улым! Ятим колыным минем! – дип, әнкәсе Галимәрдәнне кочагына алды. Аның кайнар күз яшьләре малайның ачык муенын яндыргандай булды. 
– Кайтыйк, улым. Бик теләсәк тә, атаңны кире кайтара алмыйбыз. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк... 
Алты бала белән тол калган Мәгъсумә аптырап калды. Барлык хуҗалык белән Хантимер һәм аның өлкән угыллары шөгыльләнгәч, ул хуҗалык эшләреннән һич кенә дә хәбәрдар булмады. Мәгъсумә нәрсәгә тотынырга, эшне нәрсәдән башларга да белмәде. 
Бераз вакыт үтүгә, аларның йортына, Хантимер хатынының шактый байлык белән тол калганын ишетеп, күрше авыллардан яучылар агыла башлады. Мәгъсумә иренең гомер буена тырышып тапкан малын әрәм итәрмен, балаларым белән хәер сорашырга калырбыз дип, күрше авыл мөәзиненә хатынлыкка барырга ризалыгын бирде. Затлы кеше, акыллы булыр, балаларымны да ятим итмәс, мал-мөлкәтебезне дә исраф итмәс, дип уйлады ул күңеленнән. Ләкин өметләре генә акланмады. Ир кеше, Мөслимгә килеп, Хантимернең яңа салынган ике катлы бурасын сүтеп, дистәдән артык атын, сыерын гына алып китте. Капка алдына тезелеп басып калган ятим балаларга борылып та карамады хәтта. Олау-олау мал-мөлкәт, көтүе белән мал-туар куып алып кайткан ирен каршылаган Мәгъсумә: 
– Хәзер балаларны алып кайтабызмы? – дип сорады. – Мин хәзер булам, менә әнкәйләргә кертеп чыгарга бераз күчтәнәч тә алдым, – дип, бер олауны тизрәк бушатырга теләп, кечкенәрәк әрҗәгә барып ябышты. 
– Нинди балалар, минем балаларым юк! 
Мәгъсумә, аңламыйча, борылып карады: 
– Минем балаларым. Син бит балаларым барлыгын белеп алдың мине! 
Ләкин малларны урнаштыру, нарат бүрәнәләрен бушаттыру мәшәкате белән әвәрә килгән ир аны тыңлап та тормады.

Мәгъсумә, куллары белән йөзен каплап, арба янына сыгылып төште... 
... Мәгъсумә, җае чыкканда, балаларын күреп, аларга күчтәнәчләр калдырып китте. Килгән саен: “Озакламый сезне дә алып китәрмен”, – дип юатты. Ире, каты бәгырьле генә түгел, булган байлыкны тота белми торган кеше дә булып чыкты. Хантимердән калган байлыкны уңга, сулга таратты. Моны күреп, күңеле әрнегән Мәгъсумә, иреннән качырып, акча тулы ике кечкенә сандыгын бакча артына күмеп куйды. Юк, ятмады Мәгъсумәнең җаны бу ир затына. Аның пакь күңелле, һәркемгә карата гадел булган Хантимеренә беркем дә җитә алмас шул инде... 
... Тормыш бер көйгә салынды. Ләкин Галимәрдән үзләрен ташлап киткән әнисенә үпкәле иде. Ничек ташлап китә алды ул үз балаларын?! Алты бөртек бала анадан башка ничек яшәсен?! Сеңелкәшләре бигрәк тә кечкенә, берсенә – алты, икенчесенә бары дүрт кенә яшь. Кечкенәләрне әбиләре – аналарының әнкәсе үзләренә алып китте. Галимәрдән бертуган ике абыйсы белән төп йортта калды. Дөрес, өлкән агалары Мәгъсумәдән туган өч малайны язмыш кочагына ташламадылар. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тордылар. Галимәрдән өлкән агаларына ияреп эшли башлады. Аның ул вакытта иң зур байлыгы – мәдрәсәдә алган белеме, әтисеннән алган тәрбиясе булды. Ул талдан каз оялары, чабаталар, кәрҗиннәр үрергә өйрәнде. Кара эштән дә курыкмады. Аның эшкә кулы ятуын, тырышлыгын күзәтеп йөргән өлкән агалары, исәп-хисапка маһир икәнен дә күздә тотып, үсмерне кибеткә приказчик итеп куйдылар. Әллә ничә башка үсеп киткән кебек булды Галимәрдән. Менә беренче сатып алучы керде. 
– Әссәләмәгаләйкүм, углым! 
– Вәгаләйкүмәссәләм, Садыйк абзый! 
– Приказчик абзаң ерак китте микән? 
– Приказчик мин хәзер, Садыйк абзый! 
– Шулаймени, углым? Син кем оланы соң әле? Танымыйм бер дә. 
– Хантимернең өченче углы буламын! 
– Ә-ә, беләм, беләм, яхшы кеше иде Хантимер. Затлы нәселдән икәнсең, хуп, хуп! Миңа, углым, кәрәчин генә бир әле. 
– Хәзер, Садыйк абзый! Тагын нәрсә бирим? 
– Булды, олан, башка нәрсә кирәкми. Кәрәчинем беткән иде. Рәхмәт! 
Садыйк карт, баскан урынында таптанып, дәвам итте: 
– Карчыгым үлеп китте бит, углым, бик кайгылы булдым. Янәшәдә булганда кадерен белмәгәнмен. 
(Дәвамы бар). 

Йолдыз Зәкиева. 
Мөслим. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев