Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Дажгын Гасанов: “Армиягә бар һәм эшле, өйле бул!”

Республикада 1 апрельдән 15 июльгә кадәр язгы чакырылыш бара.

Язгы чакырылышта җирлегебездән 19 егет армия сафларына алынды. Соңгы озату 2 июльдә булды. Бу көнне Иске Карамалы, Күбәк, Исәнсеф һәм Сөякәй авылларыннан дүрт райондашыбызны хәрби хезмәткә озаттылар.
– Язгы чакырылышта солдат хезмәтенә 2001-2002 елларда туган егетләр алынды. Егетләр бернинди тоткарлыксыз медицина комиссиясен узды. Бүгенге көндә 41 райондашыбыз Мәскәү өлкәсендә, Самара, Оренбург, Омск, Санкт-Петербург, Хабаровск шәһәрләрендәге хәрби частьләрдә Ватан алдындагы изге бурычын үти, – ди хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.
Ике райондашыбыз контракт нигезендә хәрби хезмәт үтә. Килешү буенча хәрби хезмәт срогын 2-3 елга билгеләргә була. Контрактчыларның хезмәт хакы югары – 20 мең сумнан 70 мең сумга кадәр.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов билгеләп үткәнчә, язгы чакырылышта армиягә китүчеләрнең күбесе – югары белемле, урта һөнәри белемлеләр дә әз түгел.
– Егетләр коры җир, хәрби һава десанты, диңгез флоты гаскәрләренә озатылды. Күбесенең “С” һәм “Д” категорияле машина йөртү таныклыклары бар. Бу да яхшы. Егетләр сынатмый. Хәрби частьләрдән әледән-әле рәхмәт хатлары килеп тора. Быелгы язгы чакырылышта ике егетнең, ике ел хезмәт срогын сайлап, контракт төзүенә дә куандык. Акча туплап кайту гына түгел бит әле ул. Хезмәт срогы тулган егетләрнең эш урыны, яшәү җире дә хәл ителә. Ләкин егетләр арасында качып йөрүчеләр дә бар. Андыйлар, авырмасалар да, хастаханә юлын таптый, хәрби хезмәткә бармас өчен төрле сәбәп таба. Егет кеше көчле рухлы булырга тиеш. Куркаклык ир-егетне бизәми. Үз вакытында хезмәт итеп кайтсаң, йөзең якты була, – ди Дажгын Гасанов.
Мөслимлеләр озак еллар ике яклы килешү нигезендә Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге Шарапово бистәсендә хезмәт итте. Шефлыктагы хәрби частькә елына бер-ике мәртәбә район җитәкчелеге һәм әти-әниләр бара иде. Яңа килешү нигезендә Мөслим егетләре Түбән Новгород шәһәренең Мулино бистәсендәге хәрби частькә озатылачак. Әлеге часть көнбатыш хәрби округының 1нче гвардия танк армиясе составына керә.
– Мәктәптән соң улым Айдар Яр Чаллы шәһәренең Батенчук исемендәге төзелеш көллиятендә белем алды. Армиягә үзе теләп китте. Бүгенге көндә Кырымның Феодосия шәһәрендә – һава-космик көчләре гаскәрләрендә хезмәт итә. 30 июньдә озаткан идек. Әле һаман ияләшеп бетеп булмый. Әни өчен бала бик кадерле. Юкка гына бала – бәгырь ите, димиләр. Иң мөһиме – исән-имин әйләнеп кайтырга язсын! Юлларында яхшы кешеләр генә очрасын, – ди Зөлфия Галимәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев