“Дәүләт хезмәтләре”ндә яңа хезмәт
Районыбызда 1 меңгә якын кеше “Дәүләт хезмәтләре. Йорт” кушымтасын йөкләгән
“Дәүләт хезмәтләре” порталында яңа хезмәт барлыкка килде. Ул “Дәүләт хезмәтләре. Йорт” дип атала. Кушымта күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр һәм идарәче компанияләр арасында элемтәне, хезмәттәшлекне җайга салу максатында эшләнгән.
“Дәүләт хезмәтләре. Йорт” кушымтасы ярдәмендә халык коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкара, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр гомумйорт җыелышларын уздыра ала. Электр энергиясеннән, судан файдалану турында исәп күрсәткечләрен дә әлеге кушымтага кертергә була. Шунда ук капиталь ремонт эшләре графигы һәм идарәче оешмаларның хисаплары белән танышырга, планлаштырылган эшләр һәм линиядәге аварияләр турында мәгълүмат алырга мөмкин. Чат-бот аша идарәче компаниягә заявка бирү мөмкинлеге дә бар. Фатир хуҗалары өчен гомумйорт чатлары да булачак.
“Дәүләт хезмәтләре. Йорт” кушымтасыннан файдалану өчен аны телефонга йөкләргә кирәк. Кушымтаны урнаштыргач, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша теркәлү узабыз. Мондый аутентификация кушымтадан кешенең шәхсән файдалануын расларга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле расланган милек объектлары белән идарә итәргә була. Авторизациядән соң кушымта, сездән рөхсәт сорап, “Дәүләт хезмәтләре”ндәге бөтен мәгълүматны бергә туплаячак. Төп мәгълүмат – йорт адресы.
Россиядә әлеге кушымтадан 10 миллионнан артык кеше файдалана. Районыбызда 1 меңгә якын кеше “Дәүләт хезмәтләре. Йорт” кушымтасын йөкләгән. Сез дә күршеләрегезне кушымтадан файдаланырга чакыра аласыз. Моның өчен контактлар исемлегеннән күршеләрне сайлап алырга кирәк, кушымта үзе чакыру җибәрәчәк.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев