Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Дәүләт Думасына җомга көннәрендә эш көнен кыскарту турында закон проекты кертеләчәк

Хәзерге вакытта кайбер эш бирүчеләр җомга көннәрендә эш көнен үз теләкләре белән кыскарта

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентарий Ярослав Нилов җитәкчелегендә җомга көннәрендә эш көне озынлыгын бер сәгатькә кыскартуны тәкъдим иткән закон проектын кертәчәк.

«Бүген, сораштырулар мәгълүматларына караганда, Россия компанияләренең якынча өчтән берендә генә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган. Шул ук вакытта җомга көннәрендә кыскартылган эш көне - хезмәткәрләрне мотивацияләү, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру инструментларының берсе», – дип язган Нилов үзенең телеграм-каналында, әлеге норманы кабул итүнең актуальлеген һәм кирәклеген аңлатып.

Хәзерге вакытта кайбер эш бирүчеләр җомга көннәрендә эш көнен үз теләкләре белән кыскарта. Әмма, закон нигезендә, эш көне озынлыгы бәйрәм ял көннәре алдыннан гына бер сәгатькә кыскара. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза. 

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев