Реклама
Яңалыклар
Данияр Якупов: “Кичәге наркоманнар булмый!”
26 июнь – Наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.
Наркомания кешелек дөньясында иң куркыныч афәтләрнең берсе булып кала. Аңа каршы көрәш сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үгет- нәсыйхәткә кайтып кала.
Наркоманнар катнашында кылынган җинаятьләр, әфьюн кулланганнарның кызганыч язмышлары турында әледән-әле ишетеп торабыз. Башкаларның хатасыннан сабак алмаучылар, “бер генә кулланып карыйм” диючеләр наркомания сазлыгына батканнарын аңламый да кала.
– Мөслим районында психиатр-нарколог вазыйфаларын Тәлгать Бешимов башкара. Ул Әлмәт шәһәреннән килеп хезмәт күрсәтә. Наркологик ярдәм күрсәтү буенча Мөслим районы Яр Чаллы наркология диспансерына беркетелгән. Биредә реабилитациянең стационар, медико-социаль һәм амбулатор төрләре үткәрелә. Наркологта исәптә торучы пациентлар өчен дәвалану бушлай. Диспансерда исәпкә алынмыйча, аноним төстә дә дәваланырга мөмкин, – ди район хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.
Бүгенге көндә 11 райондашыбыз наркология кабинетында диспансер исәбендә тора. 19 кеше, наркотик матдәләр кулланучы буларак, профилактик учетта. Хроник алкоголизм, наркомания, токсикомания диагнозлары расланган кешеләрнең барысы да наркология кабинетына диспансер исәбенә һәм динамик күзәтүгә куелырга тиеш. Пациентлар тулысынча савыккач кына медицина динамик күзәтү исәбеннән төшерелә.
– “Кичәге наркоманнар” дигән төшенчә юк. Әфьюн кулланып караганнар бу начар гадәтләреннән беркайчан да тулысынча арынып бетә алмыйлар. Наркология учреждениесендә дәваланган авыруларга, теркәлү урыны буенча исәпкә алу өчен, авыру тарихыннан өземтә эпикризлары җибәрелә. Наркология кабинетында исәптә торганда пациентка билгеле бер чикләүләр дә кертелә. Исәпкә алынган чорда пациент транспорт белән идарә итә алмый. Корал йөртергә һәм сак хезмәтендә эшләргә, конвейерда, шулай ук хәрәкәт итүче механизмнар белән эшләү дә катгый тыела. Диспансер күзәтүе барышында психиатр- нарколог тарафыннан өстәмә тикшерү-күзәтү билгеләнә, – ди участок табибы, невролог Светлана Дәүләтбирдина.
Грекчадан “наркотик” сүзе “ою, сиземләү бетү” дип тәрҗемә ителә. Наркотик матдәләр кулланган кешенең организмы тулысынча үзгәрә, кеше наркотик колына әверелә, ди белгечләр. Кеше, әфьюнны бер ай дәвамында кулланганнан соң, аннан башка яши алмый башлый.
– Оператив тикшерү вакытында былтыр әфьюн кулланган – өч, быел бер райондашыбыз тоткарланды. Наркоманнарның күбесе – яшүсмерләр. Алар наркотик куллану киләчәктә нәрсәгә китерәсен уйламый. Кемдер әти-әнисе, якыннары белән аңлаша алмый. Икенче берәүләр мул тормышта яши, барысын татып карарга тели. Өченчеләрен бу юлга чамадан тыш кызыксыну китерә. Наркотик матдә нәтиҗәсендә эйфория берничә мизгелгә генә җитә. Наркоманнар шул минутлар өчен әллә ниләр эшләргә риза. Вакытлы ләззәттән соң наркоманнар берничә сәгатькә хәлсезләнә, саташа башлый, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.
Шунысын да әйтергә кирәк: 9 июльдән республикада “Мәк-2021” профилактик операциясе старт ала. Операциянең беренче этабы 18 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең максаты – законсыз рәвештә наркотик культуралар үскән урыннарны ачыклау һәм юк итү, наркотик әзерләүчеләрнең әфьюнлы үләннәр үскән урыннарга үтеп керүен кисәтү. “Мәк-2021” операциясендә халыктан да ярдәм сорала. Бакчаларында мәк үстерүчеләр ачыкланса, алар да җаваплылыкка тартылачак. Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
Наркоманнарның бик сирәге генә 30 яшькә кадәр яши. Әфьюнчылар артык доза алудан, гомуми дистрофия, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, йогышлы авырулардан, СПИДтан үлә. Күрәләтә гомерегезне кыскартмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев