Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

ДАИ автоинспекторлары гүзәл затларны тәбрик итте

ДАИ хезмәткәрләре хатын-кызларны бәйрәм белән котлап чәчәк гөлләмәләре тапшырды һәм юлларда исән-имин йөрүләрен теләде.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районның ДАИ автоинспекторлары гүзәл затларны тәбрик итте. Юлда документларны тикшерү урынына ДАИ хезмәткәрләре хатын-кызларны бәйрәм белән котлап чәчәк гөлләмәләре тапшырды һәм юлларда исән-имин йөрүләрен теләде.

-ДАИ инспекторлары бәйрәм кәефен арттырып, җылы теләкләр җиткерде, яз чәчәкләре -ләлә гөлләмәләре бүләк итте. Юлларда барыбызга да исән-сау йөрергә язсын! - диде Регина Вәлиева.

Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов руль артындагы барлык хатын-кызларга да җылы теләкләрен җиткерде:

-Хатын-кызларсыз дөнья матур булмас иде! Алар - сабырлык, гүзәллек үрнәге. Бәйрәм белән, сөйкемле һәм гүзәл ханымнар, кызлар, әниләр, әбиләр, апалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев