Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Чыңлады соңгы кыңгырау

Мәктәп белән саубуллашу – һәр кеше тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгелдер ул.

22 май көнне мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Мөслим гимназиясендә 11 сыйныфны – 22, Мөслим урта мәктәбендә – 16, лицейда 17 укучы тәмамлады. Укучыларны бәйрәм белән район җитәкчелеге, ветеран укытучылар тәбрик итте.

Т.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбен дә бәйрәм үзенчәлекле башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмгә кыңгыраулы атларда килде. – Тантаналы линейкалар күңелле һәм дулкынландыргыч үтә. Бу хакта чыгарылыш сыйныф укучыларының, атааналарның, укытучыларның елмаюлары гына түгел, аларның шатлык һәм бәхет яшьләре белән тулган күзләре дә сөйли. Алда – мөстәкыйль тормыш көтә. Тиздән имтиханнар башлана. Укучыларга сынауларны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керү насыйп булсын! – диде Мөслим урта мәктәбендә узган бәйрәмдә катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Башлангыч сыйныф укучылары “Ак чәчәкләр” биюен башкарды. Әлеге бию егет-кызларга беренче сыйныфк а барга н көннәрен искә төшерде. “Талчыкканда мәктәп һавасын суларсыз һәм суын эчәрсез” дип, беренче сыйныфлар чыгарылыш класс укучыларына бер савыт су һәм шарлар бүләк итте. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулланың тәбрикләү сүзләре дә йөрәккә сары май булып яткандыр. Үгет-нәсыйхәт кенә түгел, яңа тормыш юлына киңәш, әтиләр сүзе дә иде ул.

Мөслим лицеенда да бәйрәм бик күңелле үтте. Мөслим лицеен тәмамлап, Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә укучы Гүзәл Зиннурова, 11 сыйныфларны котлап, “Рәхмәтлемен Ходаема” җырын бүләк итте. Балалары белән вальс әйләнгән әти-әниләргә карап күзләргә яшь килде. Мәктәп директорына 11ләр быел да үзенчәлекле бүләк ясады: Лилия Хәбибуллинага үз фоторәсеме тапшырылды.

Мөслим гимназиясендә бәйрәм программасы буенча мәктәп вокзалга тиңләштерелгән иде.

– Мөслим гимназиясе талантлы у к у чы ларга бай. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә без, традиция буларак, республика, региональ, халыкара олимпиада призерларын Рәхмәт хатлары белән бүләклибез. Быел әлеге бүләккә Сабина Идиятуллина, Диләрә Зыязова, Зөлфия Гыйльфанова, Алсу Шәрифуллина, Илина Бариева лаек булды. Төрле конк у рс-бәйге ләр, спорт ярышлары, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, югары дәрәҗәләргә ирешкән укучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырдык, – диде Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов. Чыгарылыш класс укучылары “Мәктәп – зур тормыш” маршруты белән юлга кузгалучы поездда киттеләр. 2010 елда уку, язу, санау күнекмәләре алудан башланган мәктәп еллары яңа җаваплы чор белән алышына. Уңышлар һәм ак юллар сезгә, егет-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама