Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәй турында

15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә.


Халыкара чәй көнен билгеләү турында карар 2004 елда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә һәм 2005 елда Бразилиянең Порте Аллегре шәһәрендә үткәрелгән иҗтимагый форумнарда кабул ителгән. Чәй үстерүче һәм эшләп чыгаручы илләр бу көнне бәйрәм итүгә аеруча зур игътибар бирәләр.  
Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала.
Чәйнең составы
Чәй эчемлегендә Р, С, В, РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр бар. Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары ясыйлар, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.
Чәйнең төрләре 
Кара, яшел, бер генә сала торган, вак яфраклы, уртача яфраклы, эре яфраклы чәйләр бар. Бездә кара чәй эчү гадәткә кергән. Кайбер кешеләр яшел чәйне үз күрә. Тагын сары һәм кызыл чәйләр дә була. Бу төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле. Төсе буенча яшел, кара, сары, кызыл була. Структурасы буенча: бөртекле, яфраклы, такта чәй була.
Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә әзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне – ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен – эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.
Чәй әзерләү серләре
Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә әзер дигән сүз түгел әле.
Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.
Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев