"Чулпан-мед" иминият компаниясе
"Чулпан-мед" иминият компаниясе турында нәрсә беләбез? Әлеге полисларның өстенлеге хакында күп ишетергә туры килде. Башка иминият компанияләре кебек үк, "Чулпан-мед" полислары белән бушлай медицина ярдәме алырга, дәваланырга була. Компания бу елны клуб карталары да бирә башлады. Алар ярдәмендә "Татнефть" ягулык станцияләре ягулык алганда 4 процент ташлама ясый. Мәҗбүри медицина иминиятләве...
"Чулпан-мед" иминият компаниясе турында нәрсә беләбез? Әлеге полисларның өстенлеге хакында күп ишетергә туры килде. Башка иминият компанияләре кебек үк, "Чулпан-мед" полислары белән бушлай медицина ярдәме алырга, дәваланырга була. Компания бу елны клуб карталары да бирә башлады. Алар ярдәмендә "Татнефть" ягулык станцияләре ягулык алганда 4 процент ташлама ясый. Мәҗбүри медицина иминиятләве базарында лидерларның берсе булган әлеге компания иминиятләнүчеләре арасында хөрмәт казанып өлгерде. Бүгенге көндә "Чулпан-мед" иминият компаниясе Беренче май урамы, 22 йорт адресы буенча халыкка хезмәт күрсәтә. ( Үзәк хастаханә янәшәсендәге "Фариза" матурлык салоны бинасының икенче катында). Белешмәләр өчен телефон:89274802994. Моңа кадәр "Ак барс-мед" полислары белән йөрүчеләр үз теләкләре белән полисларын "Чулпан-мед" иминият полисларына алыштыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев