ЧҮПРӘНЕ ӨЙДӘ ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЛАРЫ
САЛАТ ОНЫ ЧҮПРӘСЕ: 1 стакан он, 0.5 стакан шикәр комы, 5 стакан су, 3 стакан салат онын бергә салып болгатырга һәм бер сәгатьләп кайнатырга. Җылы көенчә шешәләргә тутырып бөкеләгәч, җылы урында бер тәүлек тотарга кирәк, ә аннары салкын урынга алып куярга. 2.5-3 кг ипи пешерү өчен 1 стакан чүпрә салырга кирәк.
КОЛМАК ЧҮПРӘСЕ: Эмальле кәстрүлгә йә пыяла савытка колмакны шыплап тутырырга һәм өстенә су коеп 1 сәгать кайнатырга. Уттан алып сөзгәч, суына 2 л колмак суына 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы һәм 2 стакан бодай оны өстәргә. Онның төерләре беткәнче туглап, тәүлек ярым җылы урында тотарга. Аннары шуңарга ике пешкән бәрәдге уып салып болгатырга һәм тагын бер тәүлеккә җылы урынга куярга. Әзер чүпрәне шешәләргә салып, бөкеләп салкын урында тотарга. 1 кг онга 1/4 стакан чамасы чүпрә салына.
КИПКӘН КОЛМАК ЧҮПРӘСЕ: колмак күләменнән суны ике өлеш күбрәк итеп салып, өскә калыккан колмакларны батыра-батыра, суы икеләтә кимегәнче кайнатырга. Сөзеп, 1 стакан колмак суына 1 аш кашыгы шикәр комы, 0.5 стакан бодай оны салып, агач кашык белән яхшылап болгатырга. Әзер массаның өстен чиста чүпрәк белән каплап 1-2 тәүлеккә җылы урынга куярга.
Чүпрә әчеп күпергәч, шешәләргә салып, бөкеләп, салкын урында сакларга кирәк.
«Сәмәния апа сандыгыннан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев