Чәкчәк остасы
Түбән Табын авыл җир-легеннән милли киемнәрдән килгән кызлар ул көнне чәкчәкләрне санаулы минутларда сатып та бетерде. Барысы да белә икән Гөлүсә апаны, бигрәк тә ул пешергән чәкчәкне!
– Гөлүсә чәкчәгеме бу, кызым? Аныкы булса, берьюлы икене алып китәм әле! Гөлүсә генә шулай авызда эрерлек, ашап туймаслык итеп пешерә белә аны! – дип, олы яшьтәге бер апа мактый-мактый ярминкәдән чәкчәк сатып алган иде.
Түбән Табын авыл җир-легеннән милли киемнәрдән килгән кызлар ул көнне чәкчәкләрне санаулы минутларда сатып та бетерде. Барысы да белә икән Гөлүсә апаны, бигрәк тә ул пешергән чәкчәкне! Милли ризык пешерү остасы белән якыннанрак танышасым килде. Гөлүсә Мөхәмәдишина Тугаш авылында яши. Капканы ачып керү белән пар күгәрченнәр каршы алды. Махсус эшләнгән зур читлектәге кошларның иреген берәү дә чикләми. Алар зәңгәр күкләрне иңләп очалар да кире ояларына әйләнеп кайталар икән. Аларның телен Гөлүсә ападан да яхшырак аңлаучы, белүче юк.
– Бушка эшли торган заманнардан бирле чәкчәк пешерәм инде мин. Баштарак булышу йөзеннән чакыручыларның өенә барып пешереп бирсәм, соңыннан инде өйдә ясый башладым, – ди Гөлүсә апа. – Чәкчәк пешерергә авылның остабикәсе Сәвия Мәхубрахмановадан өйрәндем. Әтием үлгәннән соң, аның җидесен үткәрергә табын әзерләп йөргән көннәр. Сәвия апа безгә ярдәм итәргә дип керде. Икәүләп пешердек чәкчәкне. Шуннан соң кешегә ялынырга туры килмәде, бик тиз өйрәнеп киттем.
– Без кечкенә чакта чәкчәкне кунак килгәндә генә пешерәләр һәм ул бик тансык ризык була иде. Әнием дә бик оста пешерде аны. Хәзер кибетләрдә әллә ниндиләрен табарга була – стандарт формадан алып, кечкенә сувенир итеп ясалганнары да бар. Һәр төбәк аны үзенчә ясый. Кемдер иттарткычтан чыгарып, токмач формасына китерә, зур түгәрәкләр кебек бавырсак формасында да пешерәләр. Ләкин иң мөһиме – камыр йомшак булырга тиеш! – ди аш-су остасы.
– Читтән карап торганда чәкчәк пешерүнең бер авырлыгы да юк кебек инде ул. “Нәрсәсе бар инде аның?! Йомырка белән онны болгатасың да, майда кызартып, бал белән әвәлисең!” дигән иде бервакыт дус кызым. Әйтүен әйтте, ләкин үзе пешереп карамакчы иде дә – барып чыкмады. Кул яту, осталык бик кирәк икән шул! Әнием пешергән чәкчәк белән кибетнекен чагыштырып та булмый. Шуңа күрә заказ биреп пешертүчеләр шактый. Үзем дә, әниемә булыша торгач, остарып беттем дияргә була, – ди кызы Ләйсән.
Гөлүсә апа чәкчәк өчен камыр әзерләү өчен өстәл янына басуга, оныклары Аделина белән Гөлсинә дә әбиләре янына елышты. Алар, он белән уйнап булса да, әбиләренә “ярдәм” итеп тора икән.... Оста савытка бер дистә йомырка, бераз шикәр комы, әз генә тоз, аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы салды. Барысын бергә болгаткач, әлеге масса өстенә он салып, камыр изәргә кереште. Әзер булгач, аны берничә өлешкә бүлеп җәйде, матур итеп тасмалар кисте. Шунысына игътибар иттем: Гөлүсә апа әзер камырны башка онламады. Бактың исә, камырны онлау бөтенләй кирәк тә түгел, он майны яндыра башлый. Чәкчәкне казанда алдан кайнарлап куелган майда пешерәсе генә калды...
– Чәкчәкне ике кеше пешерсә, җиңелрәк була. Берең кисә тора, икенчең пешерә. Без кызым Ләйсән белән һәрвакыт бергәләп ясыйбыз. Майга салгач та, камырлар бер-берсенә ябышмасын дисәгез, ныклап болгатыгыз. Бер мәртәбә пешергәннән соң икенче партияне шунда ук салу кирәкмәс. Алай иткәндә, чәкчәкнең йөзе килми, майны кабат кыздырып алырга кирәк, – дип, үз киңәшләрен бирде Гөлүсә апа.
Кечкенә вакытта тегүче булырга хыялланган, курчакларына матур күлмәкләр, итәкләр тегеп кидергән кыз – бүген чәкчәк пешерү остасы. Ләкин балачактагы хыялын да тормышка ашырган ул. Казандагы 42 нче санлы көллияттә укып, тегүче һөнәрен үзләштергән. Кызы белән оныклары да Гөлүсә апа теккән киемнәрдән үзләре бер төсле – кабатланмас булып йөриләр. Әнә тегү машинасы энәсе астында оныгы Гөлсинәгә тагын бер күлмәк әзерләнә...
Гөлүсә Мөхәмәдишинаның чәкчәген “Болгар” радиосы алып баручылары да авыз иткән. Казан шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән “Чәкчәк-шоу” бәйгесендә катнашырга чакыру алгач, Гөлүсә апа, әллә нинди матур чәкчәкләр белән барып, җиңү яулап кайткан. “Болгар” радиосы үткәргән конкурста аның чәкчәгенә тиңнәр булмаган.
Гөлүсә апаның шөгыле дәвамлы булачак. Аның әбисе дә, әнисе дә милли ризыкны яратып пешергән, хәзер исә кызы да осталыгы белән мактана ала. Биш яшьлек Гөлсинәгә кадәр: “Мин дә әбием кебек чәкчәк пешерәчәкмен!” – дип шаккатырды. Баллы телле оныклары, сердәш булырдай кызы белән бик бәхетле гомер кичерә Гөлүсә апа. Чисталык-пөхтәлек бөркелгән, тәмле таба исләре генә килгән бу йортта күзгә күренмәгән идиллия, олы шатлык яши төсле...
Гөлүсә апаның камыр ризыгын авыз итеп караган һәркем аны пешерү сере белән кызыксына. Татарның визит карточкасы булган табын күркен, әйтегез әле, кем генә яратмый икән?! Туйга, бәйрәмгә, юбилейга әзерләнсәк тә, иң беренче чәкчәк сатып алабыз. Кунакка җыенсак та, шуны алабыз, күчтәнәчкә дә әлеге баллы ризыкны биреп җибәрәбез.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев